Көньяк Осетия өчен канлы сугышта батырларча һәлак булган якташыбыз, милләттәшебез Раушан Мөхәммәт улы Абдуллин истәлегенә Төмән районы, Нариман урта мәктәбе стенасына мемориаль такта куелды. Мәктәп каршында урнашкан һәйкәлдәге 18 исем-фамилиягә тагын бер батырны өстәп булыр иде.
Тантаналы митингка район башлыгы А.Линник, өлкә Думасында "Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе С.Усольцев, милләтләр эшләре комитеты рәисе Е.Воробьев, татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Р.Зиганшин, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, хәрбиләр, курсантлар һәм башкалар килгән иде. Раушанның әнисе Гөлфрүз ханым баласының изге теләкләре тормышка ашалмый калуын, ләкин ул башкалар максатларына ирешсеннәр, тыныч-имин тормышта яшәсеннәр өчен гомерен дә жәлләмәвен билгеләп үтте, аның батырлыгын мәңгеләштерүгә рәхмәтен җиткерде. Чыгышларда Нариман урта мәктәбенә Раушан Абдуллин исемен бирү тәкъдиме яңгырады.
Г.ВӘЛИЕВА.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.