Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә
"Перспективада этнокультуралы
мәктәпләрнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларында үсеше” темасына
өлкә милли-мәдәни автономиясе, милләтләр комитеты, мәгариф һәм фән
департаменты, шәһәр хакимияте мәгариф комитеты, район хакимияте катнашында өлкә
күләмендә семинар үтте. Чараның беренче өлешендә кунакларны яңа стандарты
программасына нигезлән башлангыч сыйныф укытучылары К.Мортазина, А.Н.Курмашева,
Р.М.Тляушева, өстәмә белем бирү түгәрәкләрен алып баручы З.С.Тимергалиева,
Р.Н.Рәхмәтуллин, Р.С.Кутумова үткәргән ачык дәресләрне карарга чакырдылар.
Дәресләр турында кунакларның фикерләре уртак булып, яхшы билгеләр куйдылар.
Түгәрәк өстәлдә кунакларны өлкә мәгариф һәм фән департаменты
белгече О.Ф.Гроо тәбрикләде. Ул Төмән өлкәсендә яңа стандартлардагы үзенчәлекләр
турында сөйләде. ТОГИРРО доценты Рафаэль Галимҗан улы Гадиев Төмән өлкәсенең 11
мәктәбеннән килгән җитәкчеләрне, туган тел укытучыларын сәламләп,
этнокультуралы мәктәпләрнең яңа стандартлар буенча үсеше, яңа шартларда белем
бирер өчен методик аңлатмалар кирәклеге турында сүз алып барды. Мәктәп
җитәкчеләре чыгышларында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чараның икенче бүлегендә Вагай
районының Тугыз, Тубылның 15 нче һәм Төмәннең 52 нче партнер-мәктәпләре
оештырган ”Истоки” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Әхтәм кызы Петухова
кунакларны планнары белән таныштырды. Биредә милли театр, укытучылар хоры
оештырылуы, татар теле һәм әдәбияты буенча программалар әзерләү, методик
оешмалар үткәрү, татар һәм гарәп телләрен, гореф-гадәтләребезне, милли ашлар
әзерләргә өйрәнергә теләүчеләр өчен түгәрәкләр оештырылуын белдерде. Шунда ук
алар кунакларга чыгышларын тәкъдим иттеләр. Г.Насрыйның "Яшел эшләпә” әсәренең
сәхнәләштерелгән беренче пәрдәсе декорацияләр, костюмнар, көй бизәлешенә бай
булды. Музыкаль бизәлешен Рөстәм, Руслан Маметовлар әзерләгәннәр, төп рольләрне
Сәет Хисмәтуллин, Мәдинә Уразметова, Гөлфизәр Абдрахманова, Роберт Рәхмәтуллин
уйнадылар. Аларның оста уеннары тамашачылар күңеленә бик ошады. Семинардан
кунаклар яңа планнар, идеяләр, эшләргә көч, дәрт алып кайттылар.
Р.УМИТБАЕВА.
|