Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Январь » 17 » МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ СТАРТ АЛДЫ
23:16
МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ СТАРТ АЛДЫ

Ел дәвамында шәһәрдә күпсанлы милли-мәдәни чаралар оештырылып торды. Елның соңгы отчет концертына тамашачылар ”Синтез” мәдәният сараеның концерт залына җыелдылар. Монда үзешчән артистлар, төрле клубларда җырларга, биергә, театр сәнгатен өйрәнергә теләүче яшь талантлар осталыкларын күрсәттеләр. Үзәктә ремонт тәмамланса да, хакимият вәкилләре катнашында ачылу тантанасы әле узмады. Үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясов: ”Башта тубыллылар өчен "Ачык ишекләр” көне оештырдык. Гади халык уңай якка үзгәрешләрне күреп шатлансын. Шәһәрнең тау асты өлешендә күп яңа йортлар төзелде. Монда да яшьләр өчен мавыктыргыч, аларны кызыксындыра алырлык үзәк булырга тиеш. Без эшебездә татар мәдәниятен үстерүне, туган телебезгә мәхәббәт уятуны төп максат итеп куйсак та, үзәктә  туйлар, юбилейлар, ял кичәләре оештыруны да күздә тотабыз. Бездә эшләгән клубларда төрле милләт балаларын биергә, татарча сөйләшергә өйрәтергә мөмкинлек бар. Кабинетларда, музейда өр-яңа җиһазлар, музыка кораллары, заманча эшләнгән хореография залы, үзәкнең бинасы да газ белән җылытыла. Төзелеш эшләрен А.Нестеров  җитәкчелегендәге "Стройсервис-инвест” оешмасы  алып барды.  Матди ярдәм күрсәткән өлкә губернаторы В.Якушевка халкыбыз, хезмәткәрләребез исеменнән рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - дип сөйләде. Мәдәният үзәгендә ”Ачык ишекләр” тантанасында артистларның чыгышлары укучыларныкы белән үрелеп, күркәм бәйрәм төсен алды. Катнашучылар һәм тамашачыларның теләкләре уртак булды, алар: ”Мәдәниятебез үзәгенең ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык булсын. Татар телендә яңгыраган кичәләр тагын да ешрак оештырылсын. Татар зыялыларыбызга, иҗат кешеләренә багышланган кичәләрне, очрашуларны планга кертүне күздә тотыйк. Безнең беренче максат - туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга тапшыру. Үзәк Тубыл  шәһәренә ямь биреп, гөрләп торсын!” – диделәр.

Тубыл халкы белән очрашудан соң мәдәният үзәге залында өч көн дәвамында Яңа ел кичәләре оештырылды. Тубыллыларны Кыш бабай белән Кар кызы котладылар. Туган телебездә җылы теләкләр, матур җырлар яңгырады. Үзәк эшенә Яңа елда яңа старт бирелде.

Р.УМИТБАЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 427 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz