Тарихи халәтен саклап, өр-яңадан
кызыл, матур кирпеч белән тышланган ике катлы Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге
бинасы беренче кунакларны каршы алды. Үзәкнең директоры Лилия Кәримова якты йөз
белән исәнләшеп, реставрацияләнгән бүлмәләр буйлап экскурсиягә алып китте.
Матур бизәкле стена һәм түбәләр, зур тәрәзәләрдән төшкән яктылыкта сихри
төсләргә чумганнар. Беренче катта уңайлы, якты эш кабинетлары, костюмнар
бүлмәсе, серле, матур камин залы урнашкан. Анда язучы-шагыйрьләр белән очрашулар,
мәдәният хезмәткәрләре белән тәҗрибә уртаклашу чаралары, никах бәйрәмнәрен
үткәрү планлаштырыла. Чәй әзерләү бүлмәсе дә бар. Зур баскычтан икенче катка
менгәндә ике йөз кешегә исәпләнгән зур, кояш нурына чумган зал каршы ала.
Театральләштерелгән күренешләр, тантаналы чаралар, концертлар уздыру өчен бик
уңайлы монда. Аның янында гына -
музыкаль студия, хореография, кул эшләре, вокал-инструменталь ансамбль
кабинетлары, музей.
"Бу бинаны купец Колмогоров
унтугызынчы гасырның икенче яртысында гаиләсе өчен төзегән була, - дип сөйләде
Лилия Гафият кызы, - реставрация вакытында шул вакыттагы архитектураны
сакларга, югалганын яңадан кайтарырга тырыштылар. 2007 нче елда башланган
төзекләндерү тәмамланды, барлык матди һәм мораль ярдәм күрсәтүчеләргә зур
рәхмәт”, - диде ул.
Үзәкнең коллективы барлык чыгымнарны
аклап, хөкүмәт тудырган мөмкинлекләрне уңышлы файдаланыр дип ышанасы килә,
чөнки монда балалар, зурлар өчен иҗат белән шөгыльләнергә уңайлыклар бар, башка
милләтләр өчен дә үзәк ишекләре ачык. Шулай итеп февраль аенда Төмән шәһәре
татар мәдәният үзәге яңартылган бинада
тулы көчкә эшли башлаячак.
А.Сәгыйтова.
|