25 нче март - Мәдәният хезмәткәрләре көне
Милли мәдәниятебезгә, матур традицияләребезгә
ихлас күңелдән гашыйк, җан атып йөрүче мәдәният хезмәткәрләре еш очрамый хәзер.
Алай да татар халкы үзенең әхлакый, рухи, мәдәни кыйммәтләренә гомер-гомергә
сак карады. Мәдәният хезмәткәрләре алдында да һәр төбәкнең күркәм, матур үткәне
турында сөйләү, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен
зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү бурычы тора. Мәдәният - халыкның
рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны,
күңелне савыктыра. Матурлык кем өчен дә илһам, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман
чыганагы була ала.
Бүген сезгә Вагай районы мәдәният белгечләре
турында сөйләрбез.
Казанлы авылында мәдәният йорты директоры Миләүшә
Фәхретдинова, сәнгать җитәкчесе Илнара Кәлимуллина халык, балалар
белән кулга-кул тотынышып, бергәләшеп эшлиләр, хор, вокал, театр, бию
(җитәкчесе Лиана Ахметчанова) түгәрәкләренә йөрүчеләр һәр бәйрәм
уңаеннан үткән чараларда актив катнашалар. Монда аеруча яшьләр һәм өлкәннәр
өчен төрле конкурслар, кичәләр оештырырга тырышалар, "Авыл көне” бәйрәме
күңелле үтә, анда спорт ярышларын, чибәрләр бәйгесен, бәйрәм концертын да
тамаша кылырга була, кичен яшьләрне дискотека көтә. Район-өлкә ярышларыннан да
читтә калмыйлар, үткән ел "Татар егете” бәйгесендә Рушан Абдрахманов уңышлы
чыгыш ясап, Тубылда беренче урын алып, финалга үтте.
- Ә инде Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан матур
итеп әзерләнгән "Сугыш елларын онытмыйбыз”, "Сугыш еллары балалары”, "65 ел
элек” кичәләрен әле дә искә алып сөйлиләр.
Мәдәният йортының мәктәп янында булуы тыгыз
мөнәсәбәттә эшләргә бик уңай. Укучылар безнең артистларыбыз,
булышчыларыбыз, - дип сөйләде
М.Фәхретдинова. Болар өстенә кышкы ягу сезонына әзерлеге, пичләрне вакытында
ягу, ремонт эшләре, мәдәният учакларының тирә-юнен тәртиптә тоту, матурлау,
чәчәкләр, агачлар утырту кебек мөһим мәсьәләләр дә бар бит әле. Аларны да
вакытында башкарырга кирәк.
Коллар авылында бу яктан хәл үзгәрәк, анда
табигый газ кертелгән. Алай да мәдәният йорты җитәкчесе, Тубыл сәнгать
училищесын тәмамлаган Әлфия Камил кызы Галиуллина һәм тормыш иптәше -
сәнгать җитәкчесе Оскар Мансур улына кул кушырып утырырга вакыт калмый.
Һәр яктан да авылдашларының күңелен күрергә тырышалар. Хор, театр, вокал, нәфис
сүз түгәрәкләре эшли. Район, өлкә бәйгеләрендә призлы урыннар яулаулары аларны
тагын да илһамландырып җибәрә. Әлфиянең моңлы тавышын "Төзүче” милләтләр
мәдәнияте сарае сәхнәсендәге гала-концертта да ишетергә туры килгәне бар.
Хәзер алар җәен үтәчәк татар фестиваленә
әзерләнәләр, Ватанны саклаучылар көненә, 8 мартка бик матур программа тәкъдим
иткәннәр. 24 нче мартка Әмәл бәйрәмен уздыруны планлаштыралар. Монда балалар
һәр өйгә килеп, бәйрәм белән котлап, бүләкләр кабул итәләр.
Икесенең дә мәдәният өлкәсендә тәҗрибәләре
шактый. Оскар Тугызда хезмәт юлын башласа, Әлфия интернатта да, китапханәдә дә
эшләргә өлгерә.
Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны
саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән мәдәният
хезмәткәрләренә бүген рәхмәт әйтәсе, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, озын
гомер, рухыбызны агарту юлында имин һәм нәтиҗәле хезмәт телисе килә.
Иҗат чишмәләрегез язгы ташкыннардай ургысын,
күңелегездә һәрчак шатлык булып, ул сезне гел сәхнәгә, тамашачылар алдына
җилкендереп торсын!
Г.ВӘЛИЕВА.
|