Төмән
районы, Индрәй авылы мәчетенең 20 еллыгына багышланган тантанада ерак Төркиядә
туып-үскән якташабыз Әнвәр Елдырымның (аның турында язманы киләсе саннарда
укырсыз) чыгышыннан нәкъ менә шул сүзләр хәтергә сеңеп калды. Авыл халкына бу
изге йорт менә инде ике дистә ел буе иман тарата. Индрәй бу төбәктә иң аз
җинаять кылынган авыллардан санала. Халык белән бергә бу истәлекле көнне каршы
алырга, аларны тәбрикләргә өлкәбезнең хөрмәтле кешеләре: губернатор урынбасары
Э.Вәлеев, өлкә Думасы депутаты Ф.Сәйфетдинов, милләтләр эшләре комитеты
председателе Е.Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе
Р.Зиганшин, өлкә дини оешмалар конгрессы председателе С.Лавринев, район
администрациясе башлыгы В.Гультяев, район Думасы рәисе А.Крупин, Россиянең Азия
өлеше мөселманнары дини идарәсенең Төмәндәге мөфтие Ф.Гарифуллин, Чиләбе, Урал
төбәгеннән имамнар, Омск кунаклары, өлкәбезнең төрле төбәкләреннән дин
әһелләре, мөселман кардәшләр килгәннәр иде. Мәчетнең имамы Тимергали хаҗи
Гайнетдинов тантананы ачу өчен сүзне яшь буын вәкиле Марат Шәмсетдиновка
бирде – ул моңлы итеп Коръән сүрәләрен укыды. Аннары В.Гультяев ике дистә елга
якын намуслы рәвештә, халык ихтирамын казанып мулла вазифасын башкарган Юныс
Якуб улы Тилимбаевка һәм хәзерге мулла Тимергали Әбзәлетдин улына район
администрациясе Мактау грамотасын, Е.Воробьев оештыруда аеруча активлык,
тырышлык күрсәткәне өчен губернаторның Рәхмәт хатын тапшырды. Чыгыш ясаучылар
шундый матур, нык тормышта яшәүче индрәйлеләрнең шатлыклары белән
уртаклашуларын белдереп, иман йортының халык өчен салынуын, аның буш тормавын
теләделәр.
Озак еллар
дини кануннардан аерылып яшәгәннән соң, өлкә хөкүмәте ярдәме белән районда
Индрәйдә беренче мәчет торгызыла. Аннары мондый мәчетләр 92гә җитә. Һәр төбәктә
мәчет манараларының иман нуры чәчеп торуы – яхшы күренеш. Эчкечеләр,
җинаятьчеләр, кыек куллы, начар уйлы кешеләрне дәвалый торган иман иңдерүче
мәчетләрнең күбрәк булуы әйбәт. Кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә - тормыш, аны
лаеклы гомер итәргә кирәк. Кайчандыр аңламаган булсаң да, бервакыт мәчеткә килү
– һәркайсыбыз өчен дә саваплы гамәл. Мәчет ишеген ачып керүгә - син җәннәт
ишеген ачкан шикелле буласың. Ә менә мәчеткә ярдәм итеп бирелгән бер тиен дә
гомер буена һәм үлгәч тә синең юлны яктыртып торыр. Бу теләкләр белән һәркем
мәчеткә бүләген дә бирде, үз чиратында Ф.Гарифуллин олы бәйрәмне оештыруда
булышкан җитәкчеләргә изге Коръән китабының рус теленә тәрҗемәсен тапшырды.
Өлкә
хөкүмәте, милләтләр эшләре комитеты, өлкә татар Конгрессы, район
администрациясе, Альбина һәм Рузил Калиевлар, Гөлия Сәфәргалиева, "Анкар”
оешмасы матди ярдәме белән "Батыр” спорткомплексында авылның уңган
хатын-кызлары, ир-егетләре бәйрәм өстәлләре әзерләделәр. Бик матур Индрәй
мәчете күренешле мөселман календаре чыгарып, Риваль Хөснетдинов та юбилейга үз
өлешен кертте. Мөселман мәхәлләләре, кардәшләр биргән садака, бүләкләр Аллаһы
Тәгалә каршында лаеклы бәяләнер, мәчетнең кирәк-яракларына тотылыр, мохтаҗларга
садака рәвешендә бирелеп, савап булып кире кайтыр.
Юбилей
уңаеннан клубта концерт та әзерләнде, авыл үзешчәннәреннән тыш, Каскара, Акъяр
осталары да җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
Шулай
гөрләтеп, якты хатирәләр калдырырлык итеп оештырылган бәйрәм матур гына үтеп тә
китте. Тимергали имамның җитәкчеләргә белдергән мәдрәсә ачу теләге тормышка
ашса, сабыйлар күңеленә дә изге Коръән сүзләре үтеп, алар бозыклыктан, начар
гадәтләрдән тыелып, өлкәннәргә игътибарлы, ихтирамлы булып, иманнарын ныгытып,
җаннарын сафландырып, әхлакый сыйфатлар белән яшәүне үзләренә максат итеп
куярлар иде.
Елныћ
башыннан ахырына кадђр дини бђйрђмнђребезнећ саны бик књп. Тиздән Корбан
бәйрәме җитә. Барыбыз да шушы бђйрђмнђребезне зурлап, догаларда булып, изге
гамђллђр кылып, хљрмђт итеп, искђ ала алсак иде. Язмышыбыз њзебезнећ нинди
гамђл кылуыбызга бђйле, ул књбрђк њзебездђн тора кебек. Гљнаџтан куркабыз.
Аллаџы Тђгалђ кылган гамђллђребезне књреп тора. Шућа књрђ барыбыз да Аллаџы
Тђгалђнећ хак дине ислам кушканча яшђсђк, Ул безне мәрхәмәтеннђн мђхрњм итмђс.
Г.ВӘЛИЕВА.
|