Бу көннәрдә
Вагай районының сазлыклар арасына кереп урнашкан Агытбаш авылында өлкә
мөселманнары диния нәзарәтенә караган мәчетнең ачылу тантанасы үтте. 60ка якын
хуҗалыклы авылда бу икенче мәчет. Беренче мәчетнең тарихы кызганычлы була –
революциядән соң манарасын кисеп, мәктәп
бинасы итеп үзгәртәләр. Яңа мәктәп төзелгәч кенә, халык әлеге бинаны төзекләп,
яңадан мәчет итә. Бүгенге көндә анда мулла вазифасын Сәгыйтулла Таҗетдин улы
Таҗетдинов башкара. Ә яңа мәчет төзү теләге ун ел ислам юлында йөргән,
көненә 5 намазын калдырмый укып торган Әкрам Туктасын улы Садыйков
күңелендә туа. Изге уен дөньяга ашырыр өчен 10 балалы гаилә башлыгы уллары,
авылдашлары белән киңәшләшә. Бушлай изгелек кылырга риза булганнар белән, бар
чыгымны үз җилкәләренә алып, тиз арада эшкә дә керешәләр. Бер ел эчендә 5кә 6
метрлы зурлыкта бура бурап, манара куеп, сазлыклар катып, ул якларга кышкы юл
төшүгә, өлкәдән кунаклар чакырып, мәчетнең эшли башлавын игълан итәргә дә
өлгерәләр. Дөрес, төгәллисе эшләре күп әле, әмма кунаклар килүгә идәнгә матур
түшәмнәр җәеп, электр җылыткычлары белән бина эчен җылытып, Аллаһы йортында
аралашыр өчен уңай атмосфера булдырылган иде. Агытбашлыларның шатлыкларын
уртаклашырга килгән өлкә мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Галимҗан
хәзрәт Бикмуллин халыкны бәйрәмнәре белән котлап, әлеге чараны оештыруга
зур көч куйганнары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзенә өлкә татар милли-мәдәни
автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, район автономиясе
рәисе Сәлиха Надеина, Казанлы, Усак авыллары мәчет имамнары Нурулла
хәзрәт Камалов белән Таһир хәзрәт Корманов, авыл хакимият башлыгы Рәис
Бәширов, авыл советы белгече Сания Абназырова, ООО "Заря” оешмасы
җитәкчесе Абназыр Абназыров, Усак урта мәктәбе директоры Любовь Бәширова,
авыл башлангыч класслар мәктәбе мөдире Мөхлисә Бәширова да кушылып, изге
теләкләр теләп бүләкләр тапшырдылар. Котлаучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң,
Галимҗан хәзрәт мәчет эшләп китсен өчен матди, рухи ярдәм күрсәтергә әзерлеген
белдереп: "Өйрәтүче булмаса, ничек мәчет эшләп китсен?! Әлбәттә, беренчедән
– динне, намаз тәртипләрен өйрәтергә кирәк. Без бирегә дәресләр бирергә кешеләр
җибәрербез, күрәбез, биредә халык моңа мохтаҗ. Динебезгә яшьләрне тартырга
кирәк, шул чакта тәртипсезлекләр бетеп, сәламәт тормыш белән яши башлаячакбыз.
Мәчет - мөселманнарда, беренчедән, гыйбадәт кылу урыны булса, икенчедән -
берләштерүче йорт ул. Әкраметдин муллага чит ил паспорты ясатырга тәкъдим
иттек, быел, иншалла, хаҗга да җибәрербез. Кайткач, динебезгә караган күп
сорауларга ул җавап бирә алачак”, - дип сөйләде.
Хәзрәтнең төрле
темага кызыклы фактлар китереп сөйләгән вәгазен хак дин сүзенә сусаган халык
йотлыгып тыңлады һәм күп төрле сораулар да бирделәр. Яңгыраган сорауларның
күбесе динебездә очраган "каршылыклар”га багышланган иде. Хәзрәт халык күңелен
нәрсә борчыганын аңлап: "Динне гореф-гадәтләр, йолалар белән бутарга ярамый.
Алар икесе ике нәрсә. Каршылыклар, икеләнүләр, бәхәсләр нәкъ шуның аркасында
килеп чыга да. Моны булдырмас өчен Коръәнне өйрәнергә кирәк”, - дип аңлатты.
Ямбай мәдрәсәсендә белем алырга теләген белдереп хәзрәткә яшь егет Айрат
Патыршин мөрәҗәгать итте. Айрат дин белән кечкенә чагыннан кызыксына икән,
хәзерге көндә мәчеткә җомга намазына йөри. 2007 нче елда Айрат Башкортостанга
дини белем алырга дип китә, әмма аны армия хезмәтенә чакыралар. Хезмәт итеп
кайткач, дини белемен күтәрер өчен Ямбай мәдрәсәсенә барып гариза да язып
кайта. Хәзер инде мәдрәсәнең яңадан эшләп китүен көтә... Динебез турында күбрәк
белеп калырга омтылган халык мәчет бинасыннан чыгарга ашыкмады. Өйлә намазы
вакыты җиткәч, мәчет тулы халык намаз укыды. Коръән сүзләре, дога-теләкләр
мәктәп бинасында әзерләнгән сый тулы өстәлләр артында да яңгырады. Бу
күренештән агытбашлылар зур канәгатьлек хисе кичерделәр.
P.S. Белгәнебезчә, вакытында отчет биреп тормау аркасында өлкәдә күпме гөрләп
эшләп барган мәчетләр ябылдылар, бу мәсьәлә турында Әкрам Туктасын улы белән
сөйләшкәч, каушап тормыйча ул: ”Бу хәл белән мин таныш, курыкмыйча әйтәм,
кирәккән отчетларны вакытында өлгертәчәкбез!” – диде.
Р.КАНГАЗИНА.
|