Төмән районында агропромышленность комплексының тагын бер тармагы белән шөгыльләнергә булдылар. Бу – балык үрчетүчелек. Хәзерге көндә район хакимиятендә барлык кәгазь, документ эшләрен карыйлар. 2011 ел башыннан олы проектны реальләштерү өчен инвесторларны җәлеп итәчәкләр. Мәсәлән, Костылево балык питомнигын селекциялегә алыштырып, зональ нәселле балык питомнигын төзү планлаштырылган. Бүгенге вакытта районда тауарлы балык үрчетү өчен 10 мең гектардан артык акватория бар. Шуның 8875 гектары күлләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.