Өлкә сабантуе, алдан килешенгән
буенча, Түбән Тәүде авылында җирле хакимият, өлкә татар милли-мәдәни
автономиясе, өлкә татар Конгрессы, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге һәм
"Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты тырышлыгы белән уздырылды. Спорт комплексы
территориясенә килеп керүгә сәүдә нокталары, шашлык, пылау пешерүчеләр
урнашканнар. Шул тирәдә ООО "Молоко” оешмасы хезмәткәрләре кунакларны җылы йөз
белән каршы алып - кымыз, кәҗә сөте, катык, эремчек суы кебек тансык ризыклары
белән сыйладылар. Мәйданның ике җиренә сәхнә куелган, алардан ерак түгел
районнардан килгән делегацияләр үз "йорт”ларын булдырып, аш-су әзерләү, өйләрен
бизәү, музыкаль номерларын кабатлау белән мәшгуль иделәр. Сәгать 11дә халык
үзәк сәхнә каршысына җыелды. Сабантуй "Себер йолдызы” һәм "Татар егете” өлкә
конкурсларында катнашкан егет-кызларның уртак биюләре белән башланды. Шунда ук
сабантуй символы булган чигүле сөлгене хәтерләткән шарлар күккә очырылды.
Россия, район һәм сабантуй флагларын сугыш ветераны Ф.Гайнетдинов, Чугунаево
мәктәбе укучысы Р.Девятьяров, СПК "Турай”ның алдынгы хезмәткәре Р.Ногманов
күтәрделәр. Аннары Тубыл кунаклары – Сәкинә Арангулова уллары Хәсән һәм Хөсәен
белән "Себер Гимны”н башкардылар. Җыелган халыкны Дәүләт Думасы депутаты
Ю.Конев, Татарстан Республикасының Минзәлә районы хакимияте башлыгы Р.Садыйков,
милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.Воробьев,Түбән Тәүде муниципаль
районы җитәкчесе урынбасары В.Семенов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе
рәисе Р.Зиганшин, өлкә татар Конгрессы президенты Н.Саттаров, Конгрессның
башкарма комитеты җитәкчесе Р.Насыйров котладылар. Р.Садыйков Татарстан
Президенты Р.Миңнехановның сәламнәрен җиткереп, котлау хатын укыды, түрәләргә
милли ризык – чәк-чәк һәм күпереп пешкән икмәктән авыз итәргә тәкъдим итте.
Аннары үзәк сәхнәдә өлкә һәм чит төбәкләрдә танылган җырчыларыбыз чыгыш
ясадылар, ә икенчесендә районнардан килгән кунаклар осталыклары буенча
ярыштылар. Ямь өстенә ямь өстәп Татарстаннан махсус чакырылган халык артисты
Зөһрә Шәрифуллина, атказанган җырчы Булат Нигъмәтуллин һәм Минзәлә мәдәният
йорты җырладылар. Шул арада Төмән шәһәр мәдәният үзәге хезмәткәре Ә.Миннебаев
белән Төмән районы, Янтык мәдәният йорты хезмәткәре И.Сафин гармунда уйнап,
Г.Хәкимова җыр-бию белән түрәләрне бәйгеләр барган мәйданчыкларда көч сынашырга
чакырдылар. Чүлмәк ватып, бүләк кисеп, чиләкләр белән су ташып, авызы белән
катык эчендәге тимер акчаны табу кебек кызыклы бәйгеләрдә катнашып бүләк откан
кунаклар һәр йортка кереп, ашларыннан тәм-том итеп, сәләтләрен карап йөрделәр.
Сабантуйның йөзек кашы булып саналган ат чабышы, көн кызу булу сәбәпле, бәйрәм
башланганчы уздырылды. Әлеге бәйгедә 1 урынга И.Усманов (Яркәү районы),
2 нче урынга И.Абайдуллин (Яркәү районы), 3 нче урынга Ә.Касыймов
(Төмән районы, Шыкча авылы) чыктылар. Көрәш буенча абсолют батыр исеменә Турал
Азимов (Төмән) лаек булды, аңа тәкә бүләк ителде. Халык иҗатын тәкъдим итү
буенча 1 нче урынны Тубыл районы, 2 нчене Түбән Тәүде районы, 3
нчене - Вагай белән Төмән районнары бүлештеләр. Концерт программалары
буенча 1 нче урын шулай ук Тубыл районына, 2 нче урын – Ялутор районы,
3 нче урын – Төмән районына бирелде. Әлеге нәтиҗәләрне гомумиләштергәч,
1 нче урынга Тубыл районы, (20 мең премия), 2 нче урынга - Төмән
районы (15 мең), 3 нче урынга -Түбән Тәүде районы (10 мең) чыктылар.
Тулаем барлык төрләр буенча 1 нче урын - Төмән районына, 2 нче урын - Түбән
Тәүде районына, 3 нче урын Тубыл районына бирелде. Аларга
дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Гомумән алганда, быелгы өлкә Сабантуеның
үзенчәлекләре - түрәләрнең уеннарда катнашулары халык өчен кызык булды, җыр-бию
буенча ярышлар өчен аерым сәхнә булдыру идеясе дә отышлы, ә иң яхшысы - бер
җирдә дә исерткеч эчемлекләре сатылмавы. Тик Сабантуйга барырга теләүчеләр өчен
махсус транспортлар каралмавы, халык санының өлкә күләмендә уздырылган чара
өчен тәңгәл килмәве күңелләрне төшерде.
Р.КАНГАЗИНА.
|