28 февраль көнне "Төзүче” милли мәдәниятләр йортында "Төмән өлкә татар мәдәният көннәре”нең ачылу тантанасы үтте. "Татар мәдәният көннәре” ел саен уздырыла, бу фестивальнең төп максаты - өлкәдә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятләрен саклау һәм милләтләрнең мөнәсәбәтләрен якынайту. Чараны өлкә хакимиятенең милләтләр эшләре буенча комитеты җитәкчесе урынбасары В.Хоменко һәм өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин котлау сүзләре белән ачтылар. Соңыннан "Яшь буын”, "Татар яшьләре союзы” оешмалары, "Әмәл” иҗат студиясе һәм "Төзүче” мәдәният йортының коллективы үз иҗатларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук кунаклар балаларның рәсем күргәзмәләрен кызыксынып карадылар һәм татар милли ашларын тәмләп алдылар. Язның беренче көненнән башлап ике атна фестивальнең программасы буенча Аромаш, Тубыл, Вагай, Яркәү, Исәт һәм Түбән Тәүде районнарында өлкәбезнең коллективларының концертлары (ул турыда 4 нче биттән укыгыз) һәм "Таң йолдызы” балалар, татар мәдәнияте конкурслары үтте..
Э. ИСКУЖИНА. Саттаров,
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.