Зал халык белән шыгрым тулы. Бәйрәмебез матур
итеп бизәлгән сәхнәдә йолдызларыбыз - Руслан һәм Рөстәм Маметовлар чыгышы белән
ачылды.
- Хәзер генә Екатеринбургтан кайттык, анда
гаять зур бәйгедә катнаштык, беренче урынны да, икенчене дә, өченчене дә алып
булмады, әмма гран-прига лаек булдык, - диде Руслан Әсхәт улы зур шатлыклары
белән уртаклашып. Тамашачылар дәррәү кубып аларны алкышларга күмделәр. Алып
баручылар Константин Симанов һәм Лилия Фәизова сәхнәгә өлкә милләтләр эшләре
комитеты җитәкчесе урынбасары В.Хоменконы чакырдылар.
- Быел Төмән өлкәсендә татар мәдәният көннәре
һәм "Таң йолдызы” балалар фестивале 27 нче тапкырга уздырылды. Жюри аша барлыгы
2 меңгә якын катнашучы үтте. Бүген иң яхшы сайлап алынган олыларның да,
сабыйларның да чыгышларын күрерсез. Күпләр инде сезгә таныш, яңа талантлар да
ачылды. Мәдәният көннәрендә регионның татар халкы яшәгән төрле районнарында
концертлар, бәйгеләр оештырылды. Төмәннең үзендә дә көн саен диярлек чаралар
үткәрелде. Зур хезмәт куеп шушы балалар белән шөгыльләнүчеләргә, олылар
коллективлары җитәкчеләренә, бигрәк тә лауреатларны әзерләүчеләргә, мондый
күркәм чараларны үткәрүче «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараена, җитәкчеләргә
зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Виктор Васильевич.
Өч сәгатьтән артык барган гала-концертта кемнәр
генә катнашмадылар. Нинди шәһәрләрдә, районнарның кайсы авылларында балалар
белән эшләүләре ачык күренде. Олылардан - Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге
"Торлау” фольклор төркеме, Ялуторның "Сандугач” фольклор ансамбле, Төмәннең
"Дуслык” халык ансамбле, Аслананың Илчан Хөснетдиновның, Тубылның Зөфәр Янгуловның,
Әлфия Тимканованың, Ямбайның Гөлфия Әмированың, Зареченскиның Гөлсирә
Арипованың, Роза Яхинаның, Алсу Симонованың, Вагай районы, Тубызы авылының
Әлфия Мөслимованың, Яркәү районы, Сорокиноның Эрик Абдуллинның, Тарханның Риат
Вагаповның, Бурбарның Фатыйма Ибраһимованың
чыгышларын тамашачылар бик яратып карадылар.
Түбән Тәүде районы, Киндерле мәдәният
йортыннан Рамил Вәлиуллов җитәкчелегендә
кызлар дүрт чыгыш ясадылар, барысы да
беренче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Ялутор районы, Аслана
"Веселинки” (җитәкчеләре Миләүшә Яценович) бию ансамбле артистлары сәхнә буенча
"очып” йөрделәр, тамашачылар сокланып карадылар. Тубыллылар молодцы! Әллә ничә
бию төркеме алып килгәннәр.
Безнең нәни җырчыларыбыз да ифрат күп. Тавышлары
гаҗәеп матур, костюмнары гүзәл.
Кызганычка каршы бөтен бию-җырларны язып бетереп булмый, берничәсен генә әйтеп
киттек, һәрберсе мактауга лаек. Шигырь
сөйләү номинациясе буенча да балалар сынатмадылар. Сәнгатьле итеп шигырьләр
сөйләделәр. Мәдәният йортының икенче катында, фойеда декоратив-кулланма
сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Исәт
районы, Югары Егәнле, Төмән районы, Ямбай авыллары кул эше осталарының һәм
башкаларның ясаган, чиккән, пешереп
китергән әйберләренә сокланмаган кеше булмагандыр.
Иң мөһим момент - тәбрикләү вакыты да җитте.
Сәхнәгә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгечләре Р.Насыйбуллин,
Р.Галимов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты директоры
Т.Мирасов (рәсемдә) күтәрелделәр, чын күңелдән милләттәшләребезне котладылар.
- Өлкәбезнең иң зур йолдызларының берсе - Хәким
Мирхәйдәров җитәкчелегендәге "Дуслык” халык ансамбле 25 еллык юбилеен якын
киләчәктә билгеләп үтәчәк. Йолдызларыбыздан балалар үрнәк алалар. Аларны бирегә
әзерләп китергән җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Тимергали
Сәлимович. Катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|