Бу көннәрдә өлкә татар милли-мәдәни
автономиясе Советының чираттагы утырышы булып үтте. Биредә алар көн тәртибенә
куелган 5 сорауны карап, булган проблемаларны уртага салып, чишү юлын
карадылар. Башта өлкә автономиясенең башкарма директоры Т.С.Мирасов, үткән елда
башкарылган хезмәтләре буенча отчет ясады һәм 2012 нче елга планлаштырылган
эшләр белән таныштырды. Аннары шәһәр һәм район автономияләре рәисләре –
Ф.М.Шәрипова, З.А.Кожевникова, Г.А.Фәхретдинова, А.К.Вәлишин, С.Х.Надеина,
С.А.Хәлитов, аксакаллар комиссиясе рәисе З.Х.Низамов чыгыш ясадылар. Отчетларны
тыңлаганнан соң Совет әгъзалары үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, әлбәттә,
үткәрелгән чараларда җибәрелгән кимчелекләрне дә әйттеләр. Т.С.Мирасов татар
мәдәнияте көннәре 24 нче февраль көнне "Таң йолдызы” өлкә балалар
фестивале белән ачылачагын белдерде. Аның әйтүенчә, әлеге чара "Төзүче”
милләтләр мәдәнияте йортында, 19.00 сәгатьтә башланачак. Икенче көнне
"Татар җыры һәм поэзиясе осталары” фестивалендә җирле җырчы-композиторлар,
шагыйрьләр ярышачаклар. Шул ук көнне "Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясар. 26
нчы февраль көнне өлкәдәге күренекле җыр һәм бию коллективлары үзләренең
бай программалары белән районнардагы татар авылларына юл алалар, кичен - яшьләр
өчен күңел ачу чарасы, дискотека. Татар мәдәнияте көннәре 2 нче мартта
түгәрәк өстәл һәм "Таң йолдызы” өлкә балалар конкурсының гала-концерты белән
йомгакланачак. Тәкъдим ителгән программаны җентекләп тикшереп, төзәтмәләр
керткәннән соң өлкә автономиясе рәисе Р.С.Зиганшин алда зур җаваплылык таләп
иткән эшләр торганын искәртеп, сәламәтлек, уңышлар теләде. Телебезне,
мәдәниятебезне саклап калу, үстерү нияте белән башкарылган бу эшләр халык
күңелендә якты эз калдырыр, дип өмет итәбез.
А.СӘГЫЙТОВА.
|