Февраль аенда Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ерак сәфәрдә -
Ливия дәүләтендә булып кайтты. Баруның максаты: рабигыль әүвәл аенда Мөхәммәт
пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан бөтен дөнья мөселманнары өчен бу дәүләтнең
хуҗасы Муаммар Каддафи оештырган җыелышта катнашу иде.
- Бу Африкага дүртенче сәфәрем булды,- дип сүз башлады ул. - Россиядән барлыгы сигез кеше катнашты. Очрашу
бик уңышлы, эчтәлекле үтте. Анда төрле илләрнең мөселманнары белән күрештем,
аралаштым. Җирле кабиләләрнең ислам кабул итүләре аеруча сөендерде,
башлыкларын, принц белән принцессаны
тантаналы төстә котладылар (рәсемдә). Мин М.Каддафига шундый очрашулар үткәрүе
өчен бик рәхмәтле.
Бер көнне Россия илчелеге вәкилләре кунакханәгә безнең
белән күрешергә килделәр.
Күптәнге теләгем – дәүләтнең башкаласы Триполидан 120
чакрым ераклыктагы Лептис Магна дигән борынгы (хәзер үлгән санала) шәһәргә бару
бәхетенә ирештем. Ул өч мең бер йөз ел элек төзелә башлаган. Хәзер тарихи
һәйкәл итеп саклана. Анда амфитеатрларның колонналары, канализация юллары,
торак калдыклары һәм башкаларны кызыксынып карадык.
Вакытында илебезгә кайтып өлгердек, аллага шөкер, без
анда вакыт бер шәһәрдә чуалышлар башланган иде инде.
- Анда яшәү шартлары ничек, Фатыйх хәзрәт?
- Элегрәк елларда бик начар, дип әйтәсе килә. Таксига
утырганда, хәтта, ишекләре дә төшеп калырга тора иде. Хәзер яңара, юллар яхшы,
машиналарның да төрлесе бар, биек йортлар калкып чыга, төзелеш гөрли.
Г.ВӘЛИЕВА.
|