Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Февраль » 18 » ҖӘЛИЛ БАТЫРЛЫГЫН БӨТЕН ДӨНЬЯ ТАНЫГАН
22:36
ҖӘЛИЛ БАТЫРЛЫГЫН БӨТЕН ДӨНЬЯ ТАНЫГАН

15 нче февральдә патриот-шагыйрь

Муса Жәлилгә 104 яшь тулды.



Үткән елның 25 нче августында җәлилчеләрнең Берлин төрмәсендә хөкүм ителүләренә 65 ел тулды. Мәскәүдән Казанга ел саен әтисен искә алырга, аның рухына дога кылырга килгән Чулпан Җәлиловага бу юлы аеруча күңелсез булган, мөгаен, Хәтер көне дигән сүз болай да күңелгә шом сала ул. Әнисе белән алар сатлыкҗан тамгасын моннан ярты гасыр элек күтәргәннәр иде, күпме тикшеренүләрдән соң "Муса - хыянәтче” дигән яла кабат ягылыр дип кем уйлаган соң?  "Мирас” журналының үткән елгы 6-7 саннарында Әхмәт Сәхапов белән Эсфир Яһудинның "Барбаросс” инкыйразы” дигән ике пәрдәлек пьесасы басылып чыкты. Әсәрдә сүз 1944 елда Төркиядә, СССРда, Германиядә булган вакыйгалар турында бара. Ул киң җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты. Бигрәк тә пьесадагы Муса Җәлил шәхесенә караган урыннары борчуга  салды. Аңа тагын бармак арасыннан суырып алган интернеттагы ялган мәгълүматлар өстәлде. Белгәнебезчә, Рафаэль Мостафин каһарманнарның тормышын өйрәнүгә бөтен гомерен биргән язучы, ул совет һәм немец архивларында казынып, меңләгән кешеләр белән очрашып сөйләшкән. Әлеге тарихи драма дип аталган әсәр турында ул:” Бу пьесаны укыгач чәчләрем үрә торды. Пьесадан күренгәнчә, Берлиндагы татар әсирләре яшерен оешмасы башында ниндидер "Уфа башкорты Мостафа Гомәров” торган имеш. Моны, имеш, НКВД башлыгы Л.Берия үзе раслаган. М.Җәлил исә Гитлерның үзе белән дуслашкан, аны мактап поэмалар иҗат иткән һәм аның аркасында исән калган. Мондый кеше ышанмаслык яланы авторлар Гитлерның үз авызыннан әйттерә.

"Адольф фон Гитлер. Без аларны күтәрдек. Бу эшне Гайнан Кормаш, Мостафа Гомәров оештырганнар.

Франц фон Папен. Шәфи Алмас белән Муса Җәлил алар белән иделәрме?

Адольф фон Гитлер. Алар икесе дә мине бик ихтирам итәләр. Туган көнемдә алар икесе дә килеп, мине мактадылар. Муса Җәлил мине мактап "Атилла” исемле поэма язды. Мин аңа яхшы фатир, машина һәм типография бирдем. Ул яхшы китаплар бастырды. Аны кулга алган булганнар. Мин аны коткарып калдым”... Бердән Гитлерның беркайчан да "фон” кушымчасы булмаган. Андый титулны дворян нәселеннән чыккан немец бороннары гына йөрткән. Гитлер исә гади нәселдән, чын фамилиясе Шикльгрубер. Икенчедән, Гитлерның туган көненә  ниндидер алкаш дустың янына кергән сыман кереп булмаган. Дәүләт министрлары, иң якын дуслары да аның янына керә алмаган. Тарихи драма язарга алынган авторлар, шыр надан булмасалар, мондый гына нечкәлекләрне белергә тиеш иде”, - дип яза "Яла” дигән мәкаләсендә. ("Ватаным Татарстан” 24 июнь, 2009 ел). Үткән гасырның туксанынчы елларында Германиягә барып, анда берничә ел торып, җәлилчеләргә кагылышлы документларны бик төгәл һәм таләпчән тарихчы-галим Искәндәр Гыйлаҗев өйрәнде. Моннан тыш бу җитди эш белән Татарстанның Куркынычсызлык комитеты вәкилләре шөгыльләнде. Германиядә җәлилчеләр хөрмәтенә мемориаль такта ачу мәсьәләсе күтәрелгәч, бу оешма турында документларны немец галимнәре яңабаштан тикшереп чыгып, Җәлилнең батырлыгын, фидакарь җанлы көрәшче булуын раслады. Чынлап та, мондый көчле дәлилләр барын белә торып, авторлар яла ягып кына булса да үзләренең имиджларын күтәрергә уйладылармы?! Р.Мостафин әйтмешли:” Күрәсең, зур кешене, олы шәхесне мөмкин кадәр пычратып, түбәнсетеп, мондый адәм актыклары үзләрен алардан өстен итеп хис итәдер” Ә бит бу авторлар җәлилчеләребезне генә түбәнсетмиләр, динебезне, рухыбызны да кимсетәләр. Шунсы да бик кызганыч, яла ягучысы да, ичмасам,  үз татарыбыз бит. Татар татарның башын ашар, дип әллә чынлап та юкка гына әйтмәгәннәр?!

Р.КАНГАЗИНА.

 ("Ватаным Татарстан” газетасы һәм "Мирас” журналын кулланып язылды).

Просмотров: 1684 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz