Бу көннәрдә "Шәһәр Думасы” музеенда җәмгыятькә Төмәннең 425 яшендә Тарихи скверда урнаштырылырга тиешле һәйкәлнең барлык проектлары тәкъдим ителде. Проектлар бишәү. Алар - "Ермак-Себерне яулаучы” скульптура композициясе; "Төмәнгә нигез салучылар - воеводалар Сукин һәм Мяснойга” композициясе; шәһәрнең мактаулы гражданнарының медальоннары урнаштырылган тәре формасында Төмәнгә нигез салучыларга һәйкәл; "Тәрҗемәчесе белән татар кнәзенең казаклар белән очрашуы” композициясе; Төмәннең данлыклы кешеләре – Чукмалдинны, Словцовны, Колокольниковларны... сурәтләгән күп фигуралы композиция. Күргәзмә 23 ноябрьгә кадәр эшли. 11 октябрьдән һәйкәл сайлау буенча төмәнлеләрнең актив рәвештә тавыш бирүләре башланды.
Шулай ук үз фикерләреңне Төмән шәһәре хакимияте официаль порталында әйтә аласың (www.tyumen-city.ru). Йөздән артык кеше үзләренең хәбәрләрен 45-15-20 телефон номерына да шалтыратып әйтеп өлгерде.
25 октябрьдән 7 ноябрьгәчә конкурсның икенче этабында тәкдим ителгән проектлар буенча гомумшәһәр тавыш бирү уздырылачак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.