Инде Төмән кардиоүзәге үзен кардиология буенча Россия чемпионы дип исәпли ала. Бу көннәрдә Мәскәүдә "Пурпурное сердце” кардиология өлкәсендәге милли премия лауреатларын котладылар. Быел Россиянең 63 дәвалау-профилактика учреждениеләре премия алуга гариза бирделәр. Нәтиҗәдә, "2011 елда иң яхшы дәвалау-профилактика учреждениесе” номинациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Кемерово алдынгы клиникаларын артта калдырып, Төмән кардиоүзәге лауреат булды. "Пурпурное сердце” лауреат дипломын Төмән ангиохирургы 26 яшьлек И.Бессонов яулады.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.