Росстат 2010 елдагы Бөтенроссия халыкны исәпкә алу нәтиҗәсенең официаль беренче томын бастырды. Җыентык РФ халкының урнашуы һәм исәбенә багышланган. Безнең илдә 1865 район, 1100 шәһәр, 1286 шәһәр төрендәге поселок, 153 мең авыл яшәү пункты, хисап алу вакытында беркем яшәмәгән 19 мең авыллар барлыгы турында бу китаптан укып була. Төмән өлкәсендә төньякны да бергә алсаң, 38 район, 29 шәһәр, 29 поселок, 1512 авыл исәпләнә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.