"Ютэйр-Инжиниринг” Төмән заводы Далласта (АКШ) үткән "HELI-EXPO-2012” халыкара күргәзмәсендә катнашты. Бу дөнья вертолет индустриясендә җитди чара. Ел саен күргәзмәгә вертолет техникасын җитештерүчеләр, проект оешмалары, җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, сервис компанияләре җыелалар. Алар анда вертолетларның яңа модельләрен күрсәтәләр, тәҗрибәләр белән бүлешәләр. Төмән вертолет заводы цехларында "Ми” вертолетларын, АН-2 самолетларын, чит илнең "Europter”, "Robinson” вертолетларын ремонтлыйлар, техник хезмәт күрсәтәләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.