Бу көннәрдә өлкә хөкүмәтендә губернатор В.Якушев, регион көньягының муниципаль оешмалар башлыклары, аграр бизнесы һәм банк секторы вәкилләре очраштылар. Мәгълүматлар буенча регион быел ике миллион тонна икмәк урачак. Алган бодайның күләме зур булганга бәясе төшә. Үзкыйммәтен каплый алмый. Өлкә хөкүмәте авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, бер гектар сөрелгән җиргә субсидия бирү каралды. Субсидия бушлай бирелә. Бодай хуҗалыкларда кала, уңайлы базар шартларында аны файда белән сатып та җибәреп була. Тулаем1400 бодай урылган. Уңыш уртача гектарына 27 центнер.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.