Ә менә Ялутор районы, Күлавылы егете – Илфат Зиганшин белән
танышып сөйләшкәннән соң, чынлап та "оясыннан алып очкан”ына инандым. Чөнки
аның әти-әнисе 40 елдан артык колхозда эшләгәннәр, өстәвенә зур хуҗалык
тотканнар. Авылларда колхоз-совхозлар таркалгач, күп итеп хайван асрап, башта
зур улларына аякка басарга ярдәм иткәннәр, аннары Илфатка булышканнар. Шунысы
мөһим: ул үзе дә кул кушырып тик утырмаган яки җиңел тормыш эзләп авылдан чыгып
китмәгән. Бүгенге тормышын егетебез бары тик тырышлыгы, үз хәләл көче белән
булдырган. Моннан 3 ел элек Илфат Шәйәхмәт улы банктан ссуда алып, шул акчага
эре мөгезле хайваннар сатып ала. Авыл җирендә, өстәвенә хуҗалык та зур булгач,
техникасыз бер эш тә майтарып булмаганын яхшы аңлаган егет белорус һәм чылбырлы
тракторларын булдыра. Хәзер аның хайваннары 30 башка җиткән, шуларның 13 сыеры
савыла торганнар. Әмма максатчан егетнең киләчәктә савым сыерлар санын 20гә
хәтле җиткерергә исәп. Хайваннарны яшәтер урын кирәк булгач, шулай ук үз көче
һәм туганнары ярдәме белән авыл читендә абзар төзи. Сыер савучы һәм аларны
караучы итеп өч кешене эшкә ала. Хәзерге вакытта, шөкер, Илфатның эше җайга
салынган, бу арада ул шәхси хуҗалыгын рәсмиләштерергә җыена. Савылган сөтне ул
Аслана авылындагы сөт кабул итү пунктына тапшыра, ә итен сораучыларга сата. Шул
ук вакытта Илфат утын әзерләп, үзенең йөк ташу машинасында тирә-яктагы
авылларга алып барып сата. Ә язын гаиләсе белән күп итеп бәрәңге утырталар.
Илфатның әйтүенчә, быел бәрәңгенең килограммын 10 сумнан килеп алганнар. Эше
бик мәшәкатьле, ә керем аз булу сәбәпле, киләчәктә бәрәңгене ул үзләренә
җитәрлек күләмдә генә утыртырга булган. Илфат хатыны Ләйлә Фәрхәт кызы һәм
нарасыйлары белән әлегә әти-әниләре белән бергә яшиләр. Йортлары зур, ямьле
булуга карамастан, яшьләр яңа, бар уңайлыклар булган заманча йорт салу турында
хыялланалар. Авырлыклардан курка белмәгән, бары тик үз көченә ышанып яшәгән
эшчән егетнең гаилә иминлеге сагында нык торачагына һич тә шик юк.
Р.КАНГАЗИНА.
|