Бу көннәрдә Төмәннең Үзәк округында табигый рәвештә үсеп чыккан киндернең ике чыганагын юк иттеләр. 3-4 гектар мәйданны биләгән киндер кырларын ”Мәк-2010” өлкә наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре операция барышында таптылар. Бу кырны вакытында күрделәр, чөнки үсемлек өлгергән, наркоманнар инде сукмак та ясап куйганнар. Регионда май аеннан законсыз наркотиклар әйләнеше тармагында наркополиция, таможня, ФСБ, милиция һәм хәрбиләр тарафыннан 152 җинаять ачыкланды. Сиксәннән артык кеше җавапка тартылды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.