Бу көннәрдә өлкә депутатлары Түбән Тәүдегә бардылар. Алар ООО "ПК Молоко”га кергән эре мөгезле терлекнең итен эшкәртү һәм җитештерү предприятиесендә булдылар. Максимовның шәхси ярдәмче хуҗалыгында бозауларны үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Күптән түгел ачылган кәҗә фермасына, савым сыер асрау буенча сөт-тауар комплексына, сөт продукциясе җитештерүче заводка бардылар. Соңгы биш елда районда эре мөгезле терлекнең саны 21 процентка артты, сарыклар – 40 процентка. СПК "Турай”да 2000 баш сарыкка өч яңа ферма төзелде. ООО ПК "Молоко” 2400 савым сыер өчен заманча терлекчелек комплексын эксплуатациягә тапшырды. Балыкчылык тармагында елына 215 тонна балык җитештерүче зур балык тоту хуҗалыгы оештыру көтелә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.