2011 елның уртасында Төмән өлкәсендә "Ключ к жизни” социаль парнерлык региональ хәйрия проекты старт алды. Программаны оештыручы регион башлыгы В.Якушев өлкәдә яшәүче социаль актив кешеләргә мохтаҗ булучыларга ярдәм кулы сузу турында мөрәҗәгать итте. Быел федераль казна акчасына 381 балага, өлкә бюджеты аркылы 305 сабыйга югары технологик медицина булышлыгы күрсәтелде. "Ключ к жизни” проекты аша Төмән өлкәсендә яшәүче 62 авыру балага ярдәм иттеләр. Шуларның 36сы - Израильдә, 8е - Кытайда, 10сы - Украинада, 8е Германиядә дәваландылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.