д
Үткән җомгада Киндерле авылында төзелеп торучы мегаферманың
беренче бинасының ачылу тантанасы булды. Чарада Түбән Тәүде муниципаль район
башлыгы З.З. Әхтәриев, яшьләр һәм спорт буенча район департаменты җитәкчесе
О.М.Макаревич, авыл хуҗалыгы буенча район хакимияте башлыгы урынбасары
А.В.Киселев, Түбән Тәүде авылы хакимияте башлыгы В.А.Павлов, өлкә татар
Конгрессы башкарма директоры, инвестор Р.Х.Насыйров, ООО "ПК Молоко”ның
генераль директоры И.Исмәгыйлев, сөт производствосы җитәкчесе Х.Г.Фәтхуллин
катнаштылар. Кунакларны Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең хезмәткәрләре
җыр-бию белән каршы алдылар.
Зөфәр Зарифҗан улы
белән Ринат Хәмзи улы авылдашларын зур вакыйга белән тәбрикләделәр,
киләчәктә уңышлар теләделәр. Тасма кисү З.Әхтәриев һәм авыл аксакаллары - Сәлим Умбитов белән Дәүләтгәрәй Хәбибуллинга
тапшырылды. Аннары җыелган халык заманча төзелгән зур бинага кереп, аяк киеме
өстеннән киергә махсус целлофаннан тегелгән итек, халатлар киеп ферма буйлап
экскурсия ясадылар. Зөфәр Зарифҗан улы әйтүе буенча, мегаферма "Меридиан” төзү
компаниясе ( җитәкчесе В.Роденко) һәм өлкә хакимияте ярдәме белән төзелә.
"Районда, югары технологияләр кулланып ясалган, бу беренче мегаферма. План
буенча биредә 2400 сыер булырга тиеш, әлегә
чит илдән бары 1200 баш нәселле сыер
китерелде, аларның 600дән артыгы бозаулап савыла башладылар инде. Элек
әгәр район дәүләткә 40 тонна сөт тапшырган булса, бу ферма эшләп китүе белән,
10 тоннага артыграк тапшыра башладык. Киләчәктә инде, эшләр җайга салынса,
планны 100 тоннага күтәрергә исәп”, - дип сөйләде район башлыгы һәм бу эштә төп
ярдәм күрсәтүче, авылдашларының тормышларын яхшыртуны гел кайгыртып торучы
Р.Насыйровка рәхмәтен белдерде.
Р.КАНГАЗИНА.
|