Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Декабрь » 24 » КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ БЕРГӘ БУЛЫЙК
17:20
КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ БЕРГӘ БУЛЫЙК

Үтеп баручы 2010 нчы ел безнең өчен бик җаваплы, шул ук вакытта куанычлы да булды. Чөнки без газетабызның 20 еллык юбилеен, аннары беренче мөхәрриребез, мөхтәрәм Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның 70 яшьлек юбилеена багышланган хәтер кичәсен бик зурлап, дуслар белән бергәләшеп уздырдык. Күпме котлау сүзләре, шатлыгыбызны уртаклашучы, сөенечле хат-открыткалар алдык без сездән, хөрмәтле укучыларыбыз һәм хәбәрчеләребез. Ике арада булган тыгыз бәйләнеш безнең өчен зур мәртәбә.

 

Сезнең файдалы, урынлы киңәшләрегез, дәртләндерүче, илһам бирүче сүзләрегез безнең өчен һәрвакыт тансык, киләчәктә дә бер-беребезнең җан җылысын тоеп, аралашып, аңлашып яшәргә насыйп итсен иде Ходай. Быел Россия почтасы  һәм интернет аша 500гә якын хат алдык, боларга котлаулар, белдерүләр һ.б. кушсаң, һичшиксез, саны меңнән артачак. Килгән  хатларыгызга карап, курыкмыйча нәтиҗә ясый алабыз,  димәк, газетабыз сезгә кирәк, аны яратып укыйсыз, безнең башкарган хезмәтебезне, тырышлыгыбызны таныйсыз. Без моңа чиксез шатбыз, сезнең ышанычыгызны аклар өчен, канатланып яңадан эшкә тотынабыз. Шушы елда актив хәбәрчеләр дип Динара Хәбибуллина, Фатыйх Гарифуллин, Нәркәс Нәбиуллина, Зөлхәйдә Сәйдуллина, Әмир Юскаевны әйтер идек. Яшь хәбәрчеләребездән  Эльзира һәм Эльвира Фазлуллиналар (Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы), Юлия Әбдрәшитова (Тубыл районы, Күкрәнде авылы), Ләйсән Сабирова (Төмән районы, Талымхан авылы), Альбина Турышева (Тубыл районы, Вәчир авылы), Диана Дәүләтшинаны (Түбән Тәүде районы, Тарман авылы) билгеләп үтәргә була. Ел буенча җирле шагыйрьләребезнең иҗат җимешләрен дә газета битләрендә биреп бардык, аларга өлкәдә күренекле булган мәгариф отличнигы Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина анализ ясады. Аның күзәтүләреннән чыгып, Ф.Утяшева, Р.Ибраһимов, Р.Алимованың Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан язылган шигырьләре, Г.Хәйруллина, Г.Абдрахманованың лирик эчтәлекле, З.Акбүләковның төрле темаларга, ил эчендәге булган вакыйгаларга, туган көннәргә багышлап язулары игътибарга лаек дип билгеләдек. Шулай ук газетабызга матди ярдәм күрсәтеп торучы дусларыбыз: Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин), Нурулла Саттаров, Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татар Конгрессы һәм район, авыл хакимияте башлыкларыбызны җылы хисләр белән әйтеп үтмичә булдыралмыйбыз. Бүген без сезнең барыгызга да үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез, киләсе Яңа елларда да бергә булып, ярдәмләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп, татарлыгыбызны онытмый, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне, динебезне үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшлик. Яңа ел һәр йортка сәламәтлек, имин тормыш, бәхет, уңышлар алып керсен.

Р.КАНГАЗИНА.
Просмотров: 437 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz