Мәкаләмнең герое - күпләргә таныш, өлкәбезнең
берничә төбәгендә иң авыр вакытларда җитәкче булып эшләгән, тырыш, туры сүзле,
зыялы, үз эшен яхшы белгән Баязит Хәмит улы
Хәйруллин.
Энергиясе ташып торган, вакытына карап
проблемаларга чумган авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкләп алып барган, яңа
планнар корган директорга 15 нче ноябрьдә 60 яшь тула. Халык белән аралашу -
идарә итүнең үтемле юлларын белгән, хуҗалык итүдә үз стилен булдырган, туган
авылында яшәүче хезмәтчәннәре өчен янып-көеп йөрүче Баязит Хәмит улы
газетабызга да ярдәм кулын суза, ел саен берничә дистә укучыбыз аның булышлыгы
белән өлкә хәлләре, татар тормышы, күренекле якташларыбыз турында һәм башка
кызыклы язмалар белән танышып баралар. Б.Хәйруллин үз эшенең остасы булган һәм
хезмәтен зур җаваплылык хисен тоеп башкаручы кешеләрне ихтирам итә, бәя бирә
белә. Белгечме ул, җитәкчеме, белем дәрәҗәсе һәм сәләте югарылыгыннан фикер
йөртеп, үз урындыгында утырырга тиеш дип саный. Ә аны ул эшләгән
район-авылларда яшәүче кешеләр бүгенге көнгә кадәр хөрмәт белән искә алалар. Бу
ихтирамны ничек яулаган соң ул? Аның хезмәт юлы кайларда үткән? Шул сораулар
белән без Ямбайга юнәлдек. Кырлар буш, мул уңыш җыеп алынган, тик җитәкченең
генә эше бетми: кабул итү бүлмәсендә аның тиздән киләчәген белдергәч, без
хезмәтчәннәре белән сөйләшеп алырга булдык:
- Хәзерге вакытта директор булып эшлисе бик
авыр. Һәркемгә ярарга кирәк. Тик аның кебек җитәкчене табасы бик кыен. Ул яшь
вакытыннан ук алынган эшен ахырына җиткереп башкара иде. Һичкайчан тынычлап,
эшсез кул кушырып утырганын күргәнебез юк. Гел йөгерә, нидер булдыра, кайгырта,
эзли, таба. Эшләгәннәрне тораклы да итә, хәленнән килгәнчә булыша. Үзен бер дә
жәлләми.
Мәктәптә укыганда да лидер иде ул. Чаңгы
ярышларында, йөгерүдә аңа җитүчеләр булмады. СССР күләмендәге бәйгеләрдә
катнашты.
Шыкчада аның белән бергә эшләүчеләр үзен уңай
яктан гына сөйлиләр: "Ул эшне каты кулдан башлады, аның янында хәмер эчәргә
яратучы, ялкауларга урын юк иде. Шунсыз тәртип булдыра да алмас иде. Җимерелеп
барган, түбәсеннән су аккан ферма биналарын, халыкны оештырып, урманнан агач
алып кайтып, оешмалар буйлап кирәк-ярагын сорап йөреп, төзекләндерде. Ул гынамы
– урамы белән тезелеп утырган совхоз йортларын төзеп, инде бетеп барган авылны
яңадан күтәрде, яхшы белгечләр килделәр. Яхшы, җылы гараж, мастерской, склад,
кибет, мәктәп салынды. Урамнар асфальтланды, газ турында сүз йөри башлады.
Автобуслар йөреп киттеләр. Шул елларда кырларда бәрәңге, кәбестә үстерү эшенә
кереште совхоз. Башта авыр булды, аннары җыелган мул уңыш белән Россия
күләмендә мактанырга мөмкинлегебез бар иде. Механизатор, сыер савучылар әле дә
иң күп эш хакы алганнарын искә төшереп сөйлиләр, пенсиягә чыкканда да шул
елларның эш хакын эзләтәләр. Аңа хөрмәтебез зур, озак яшәсен, кеше өчен кылган
изгелекләре үзенә әйләнеп кайтсын”.
- Язмыш кушуы буенчадыр инде, әтиемнең тракторчы
булуы да тәэсир иткәндер, Омск физкультура институтына барырга уйлаган җирдән,
мин Төмән авыл хуҗалыгы институтына барып кердем. Төмән районы авыл хуҗалыгы
идарәсендә баш зоотехник булып эшләгәндә мине "Туринский” совхозы директоры
итеп күчерделәр, - дип сөйләп китте Баязит Хәмит улы туктаусыз шалтыраган телефонга
бүленә-бүленә. - Биш елдан партиянең өлкә комитетына чакыралар: "Яхшы
эшләдең, булдырасың, инде Яркәү районы башкарма комитеты председателе вазифасын
тапшырабыз”, - диләр. Районның авыр вакыты иде, аңа социализмнан күчү чоры да
өстәлде. Дистәләгән елым районны күтәрүгә багышланды. 1987 нче елда су ташып,
11 метрга күтәрелде. Зур куркыныч туды. Шунда Яркәүне суда калудан коткардык,
хәзергә кадәр ул корылмалар ярдәм итәләр. Мәктәп, ветераннар йорты, балалар
бакчалары һәм башкасын төзедек. Өлкә буенча бөртеклеләрдән иң күп уңыш җыеп
алдык.
Сәламәтлегем начарлангач, Төмәнгә күчтем. Монда
җиде ел Төмән өлкә күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү һәм исәпкә алу
үзәгендә директор вазифасын башкардым. Коллектив бик яхшы, сәләтле иде, дус
яшәдек.
Аннары туган авылым - Ямбайга кайттым. 2005 нче
елдан бирле "Ембаевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе мин. Тагын
биш елга сайладылар. Авыл хуҗалыгында эшнең уңышлы барышы идарә итүдән генә
тормый. Монда һава торышы да үз өлешен кертә, дәүләтнең ярдәме дә зур роль
уйный. Һәрвакыт үсеп торган ут, газ, ягулык, налоглардан соң, үстергән,
булдырган уңыш елдан-ел артса да, бурычларны түләү авырлаша гына. Мәсәлән, быел
кәбестәнең үзкыйммәте, экономистлар исәпләвенчә, килограммы 5 сум, ә без 4,5
сумга сатабыз, күпләп озатканда 1сум 50 тиенгә генә төшә. Аена 500-600 мең ут,
250-300 мең газ өчен түлибез. Барысын да, эш хакын вакытында түләргә тырышабыз,
ә яңа техника алу мәсьәләсе кыен. Дәүләт ярдәме барлык чыгымның 6-7 процентын
гына тәшкил итә.
Җирләребез шәһәр территориясенә кереп бара.
Асфальтның теге ягы шәһәрнеке. Зиярат төзергә, башкасын планлаштыралар. 17ләгән
оешма җирләрне сатып алган. Шуңа да быел хезмәтчәннәргә 60лаган җир участогы
бүлеп бирдек, гомерләре буе хуҗалыкта хезмәт иткән авыл эшчәннәре тормышы начар
булмаска тиеш.
Быел уңыш әйбәт. Планнар үтәлде. 900дән артык
эре мөгезле терлекнең 410ы савыла торган сыерлар. Ферма ремонтланган, ә яңаны
монда төзергә ярамый: авылдан 4-5 чакрым ераклыкта гына рөхсәт ителә.
Хуҗалыкның җыелган яшелчәне саклар урыннары
җитәрлек, кырлар да уңдырышлы, чиста, белгечләр дә белемле, тырышлар. Елына 130
миллонлык тулаем керем бик күп хезмәт, тир түгү белән генә булдырыла.
- 60 яшь – ир кеше өчен гомернең уртасы, акыл
җыйган, өлгергән вакыт. Әле үткән матур хезмәт юлына куанып, тормыш иптәшегез
белән тәрбияләгән ике улыгыз, кызыгыз тормышына, оныкларга сөенеп кенә яшәр
чак. Тагын нинди планнар корасыз, ниләр башкарырга уйлыйсыз якын бишьеллыкта?
- Мин үземне 60 яшьлек дип хис итмим әле. Күңел
яшь, рәхәтләнеп эшлисе дә, эшлисе. Ел әйләнәсендә эш алып барыла торган теплица
төзергә исәплибез, яшелчәләрне эшкәртә торган цех булдыру да күңелемнән китми.
Бәрәңгене – 300, кишерне – 50, кәбестәне – 80, чөгендерне 50 гектарда, суган
утыртуны киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Һәр сыердан көненә 6 мең сөт алырга
планлаштырабыз. Бөртеклеләрне өлкәдә икенче булып җыеп алдык. Һәркайда
экономияләргә, эшне нәтиҗәле алып барырга тырышабыз. Күп җирләрдә
видеокамералар урнаштырдык. Бу урлауларны нык киметте, сакчыларның да саны
кимеде.
Үз гаиләсендә булсынмы, туганнары яисә
авылдашлары бусагасын атлап керсенме, аны - халкыбызны мул тормышта
яшәтү, үзе эшләгән төбәкләрне үстерү өчен барлык көчен куйган, белемен-зиһенен
эшкә җиккән Баязит Хәйруллинны көләч йөз белән каршы алалар, күңелләрендә
йөргән уй-фикерләре белән рәхәтләнеп уртаклашалар, гамьле әңгәмәләр коралар.
Матур тормышына, үрнәкле гаиләсенә, тәртипле һәм итагатьле балаларына
сокланалар аның. Алдагы көннәрдә дә якыннарын куандырып яшәргә, күтәренке рухта
калырга, тормыш ваклыкларыннан өстен торырга язсын.
...Гомер - басудыр. Әнә шул кырларда көлтә-көлтә
игелек чәчәргә, матур бизәкләр өстәп калырга ашыгучы мөхтәрәм зат атлый. Яшьлек
егәрлеге белән аксакаллар акылы, олпатлыгы кушылган җитәкче вакыйгаларга бай,
шактый киеренке, күпкырлы тормыш юлы буйлап якты эзләр салып бара.
Г.ВӘЛИЕВА.
|