«Бердәм Россия”
партиясе Төмән
региональ бүлеге XIX нчы (отчет-сайлау) конференциясенең икенче этабына өлкә
Думасының зур залына 130 делегат килгән иде. Көн тәртибенең төп темасы
партиянең XII нче съездына делегатлар һәм декабрьдәге Дәүләт Думасына
депутатлар сайлау булды.
Халык программасы проекты турында
һәм сайлау алды программасына фикерләре белән өлкә губернаторы В.Якушев
таныштырса, бөтенхалык праймеризы нәтиҗәләре, бүлекнең бурычлары,
конференциянең өченче этабы, Президиум составы турында партия җитәкчесе
А.Артюхов сөйләде.
Дәүләт Думасы сайлауларына партия
алдан ук бик җентекләп әзерләнә башлады. Илнең 83 регионы халкы бергәләшеп
халык программасын – киләсе биш елга илнең үсешен билгели торган проектны
әзерләүдә катнаштылар, миллионнан артык кеше үз фикерен белдерде. Өлкәбездә дә
төрле җирләрдә фикер алышулар оештырылды, кешеләрнең киңәш-тәкъдимнәре җыелды
һәм безнең төбәк алар саны буенча Урал регионында беренчелеккә чыгып, ил буенча
алдынгылар исемлегендә урын алды. Якташларыбызны ана һәм баланы яклау,
наркомания һәм алкоголизм, газификация буенча, мәгарифне һәм сәламәтлекне
саклауны үстерүдәге, экономика, промышленностьтагы проблемалар борчый икән.
Турыдан-туры халык белән аралашу сайлаулардан соң үз нәтиҗәсен бирер дип
ышанасы килә.
- Партия планлаштырган җиде социаль
яктан әһәмиятле проектларны тормышка ашырырга 500 млн сум акча кирәк булачак, -
дип белдерде чыгышында В.Якушев. – Халык башкарылган эшләрне: мәктәпләр,
мәдәният сарайлары, спорт комплекслары төзүне, балалар бакчаларын үзгәртеп
кору-төзекләндерүне, су чистарткыч корылмалар булдыруны, демографик ситуацияне,
торак шартларын яхшырту программаларын уңай бәяли.
Аннары праймеризда актив катнашкан
җирле политсовет җитәкчеләренә дипломнар тапшырылды, алар арасында Түбән Тәүде
районы башлыгы Зөфәр Зариф улы Әхтәриев (рәсемдә) та бар иде.
А.Артюхов сентябрь аенда үтәчәк
съездга сайланган биш делегат исемен белдерде: алар – В.Якушев, А.Артюхов,
губернатор урынбасары Э.Вәлеев, Дәүләт Думасы депутатлары И.Квитка һәм
Е.Семенова. Политсоветтагы абруйлы В.Тимченко урынына (ул башка җиргә күчүе
сәбәпле) В.Шевчик билгеләнде. Киләсе очрашу 4 нче октябрьдә булачак. Анда инде
өлкә Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген караячаклар.
Г.ВӘЛИЕВА.
|