27 август – Россия киносы кљне
Егерменче гасыр урталарында туган балалар љчен авыл клубларында кинолар карау ић якты истђлеклђрнећ берсе булып хђтерлђргђ уелып калган. Шул заманаларда телевизор тњгел, радио да авылныћ хђллерђк бер-ике йортында була торган иде.
Ђ инде елына бер тапкыр кышкы юллар тљшкђч, авылда кино књрсђтеп китњлђре, чыннан да, могќиза булып тоелып, ул кљн њзе бер бђйрђмгђ ђйлђнђ иде. Авыллар саен кино књрсђтеп йљрњче Рђхимќан абый Сљлкђрнаев безнећ љчен дљньядагы ић яхшы кеше. Ул кино књрсђтђ торган аппаратураларын ат чанасына тљяп килеп ќитњгђ њк, аны халык сырып ала. Кайберђњлђр кино тљшерелгђн тасмалар салынган тимер савытлар тышына язылган кино исемнђрен укый башлыйлар. Хђер, ул вакытта рус телен аћлаучылар да авылда бармак белђн генђ санарлык булгандыр. Шућа карамастан, авыл халкы киноларны кљтеп алып, бала–чагасы, олысы–карты бар да ябырылалар иде.
Њзем дђ ике яшь тирђсендђ булганмындыр, ђти-ђнием мине књтђреп кино карарга бардык. Экранда бик матур йолдызлы тљн, џавада ќен очып йљргђнен ђле дђ яхшы хђтерлим. Ул "Вечера на хуторе близ Диканьки” исемле кино булган икђн. Икенче кинода немецлар бер хатынныћ кулларын каерып, баласыннан аерып алдылар џђм ќирдђ бала елап калды. Шул чак клубта кычкырып њзем дђ елый башладым. Ђнием мине ничек юатырга белми. Кешелђргђ киноны карарга комачаулыйм бит ђле.
– Ђни, кино беткђч сђхнђдђн шул баланы чыгып алыйк ђле, – дим.
– Ярар, ярар, алырбыз, – ди ђнием.
Янгутум башлангыч мђктђбен тђмамлап, Лаемтамак авылына 5 нче сыйныфка укырга килгђч, анда инде кљн саен кино књрсђттелђр. Башта мђктђп укучыларына (билет бђясе 5 тиен), аннары олыларга (20 тиен) књрсђтђлђр иде. Яхшы киноларны икенче кљнне бљтен мђктђп укучылары фикер алышып сљйлилђр. Кинодагы геройларны, мђсђлђн, ђкияттђге Настяны, мђктђптђге матуррак кызларны малайлар Настя дип йљртђ башлыйлар. Совет чорыныћ кинолары безгђ мђктђп џђм яшьлек елларында рухи тђрбия бирњче булды. Алардан гыйбрђт, њрнђк алып, чын мђгънђсендђ, истђ калырлык бик тђ кызыклы кинолар иде. Юк, юк та, хђзер дђ телевизордан књрсђтеп куялар џђм аларны ђллђ ничђ мђртђбђ карауга карамастан, кабаттан карыйбыз. Бњгенге кљндђ Россия каналларында њтереш, сугыш, атыш џђм башка ђшђкелеклђр белђн тулган фильмнар. Алар мђгънђсез, эчтђлексез. Телефильмнан соћ: "Сљйлђп кара ђле, нђрсђ карадыћ?” – дип сорасалар, биллђџи, сљйлђп булмый, чљнки туктаусыз аталар, њтерђлђр. Шуныћ љчен хђзерге балалар чын књћелдђн жђл мића. Хђзер киноларны интернет алыштырды, аларныћ файдасыннан начар тђэсире књбрђк. Шул киноларны карап психикалары какшый, балаларга начар йогынты ясый. Балалар љчен кабельсыз махсус каналлар юк, яћа кинолар да тљшерелми. Яшь буын ничек тђрбиялђнђ – анысы беркемне борчымый. Кљне-тљне интернет каршында утырган балалар колагына ата-ана сњзе керми дђ. Гомумђн, алар гади кеше сњзен ишетмилђр. Хђзерге кайбер балалар нигђ ќансыз, миџербансыз була, дип њз-њзебезгђ сорау бирђбез. Бђлки, аларга шул мђгънђсез кинолар йогынты ясагандыр.
Н.САФИУЛЛИНА.
|