Курку белмәс сугышчылар һәм тыл фидакарьләре һәрчак исебездә, аларга карата ихтирам хисләребез чиксез. Алар Бөек Җиңүне кан коеп һәм тир түгеп яулаганнар. Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык - нык ихтыяр, патриотлык һәм рух бөеклеге символы ул. Кыю, хезмәт сөючән, зирәк, күтәренке рухлы булып калуыгыз һәм өлкәбез тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан! Сугышның исән батырларына озын гомер насыйп булсын!
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Р.С.Зиганшин.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.