ХӨРМӘТЛЕ
МӨГАЛЛИМНӘР,
УКУЧЫЛАР!
1 нче сентябрь көнне һәркемнең күңелендә бәйрәм хисе
туа. Мәктәп яңадан, тормышларында якты нур сипкән укытучыларга рәхмәт йөзеннән,
чәчәкләр күтәргән балалар шау-шуына күмелә, аларны зур эшләргә чакырып кыңгырау
тавышы гына бүлә. Бу тавыш һәркайсыбызда белем иленә әйдәүче бер аваз булып
гәүдәләнә.
Милләтебез горурлыгы – милли тәрбияле, зыялы балалар,
аларга милли үзаң, әхлаклылык сыйфатлары сеңдерүче, халкыбызның рухи мирасын
җиткерүче мөгаллимнәр. Менә шул безгә үтә таныш рухны саклап яшәтүче, телебезне
киләчәккә алып барырга сәләтле укучылар һәм укытучыларны, студентларны Белем
көне белән чын күңелдән тәбриклибез, аларга иҗади дәрт, камил белемле һәм
тәрбияле булуларын, сәламәтлек, бәхет, өмет-хыялларын чынга ашырырга
омтылуларын телибез.
Төмән өлкәсе татар Конгрессы
президенты Н.Г.САТТАРОВ,
башкарма директоры Р.Х.Насыйров.
|