БӨЕК ШӘХЕС
"Яңарыш”ка кадерле көн –
Туган көне Азат абыйның.
Үстергән ул – "Татар теле”ң
Себеремдә шәһәр-авылның.
Сорамагыз, күпме яшь дип,
Мәңгелеккә күптән әйләнгән.
Яңарыш, үсеш, тел һәм дин
Аның исме белән бәйләнгән.
Үз-үземне шәхсән тыеп
Калганнарын кушып әйтмәстән,
Бөек шәхес, Бөек диеп
Һәйкәл куям Аңа сүзләрдән!
Үзегезгә, ул башлаган юлны балкытып
торуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдереп нык сәламәтлек илә озын гомер, зур
уңышлар, көткән хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Зур хөрмәт белән Ф.УТЯШЕВА.
|