Ут чыгудан сәламәтлекләренә
зарар китергән кешеләр дә күп. Тубыл шәһәрендә ике катлы агач йортлар, үз
йортларында яшәүче милләттәшләребез дә аз түгел. Һәркем өчен куркыныч булган
янгыннар турында ишетеп, күреп торабыз.
Кеше гомерен саклап, ут белән көрәшүче янгын сүндерүчеләрнең хезмәте турында
якташыбыз Гомәр Тлеубаков: ”Соңгы вакыт янгыннар сирәгәйсә дә, кызганыч хәлләр
һәрвакыт булып тора. Тубылда бу юнәлештә укулар, профилактика буенча эшләү еш
оештырыла, техника яңартыла. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәте нинди авыр икәнен
һәркем аңласа да, кешеләр янгынның килеп чыгу сәбәпләре турында оныталар,
кагыйдәләргә әһәмият бирелми. Язын бакчада чүп яндыру сәбәпле янгын чыга, ә
кышын үз йортларында яшәүчеләрнең мичләре төзек булырга тиеш. Әлеге күңелсез
хәлләрнең сәбәбе - кешеләрнең игътибарсызлыгы, тормыш кагыйдәләрен бозу.
Шәһәребездә янгын куркынычсызлыгы сагында без уяу булырга тиешбез”, - дип
яратып эшләгән һөнәре турында сөйләде. Г.Тлеубаков Екатеринбург шәһәренең янгын
сүндерү-техник техникумын тәмамлап, бу юнәлештә 1995 нче елдан эшли. Шушы еллар
эчендә ул ”Иң яхшы янгыннан саклаучы хезмәткәр” дигән грамоталар, Россиянең МЧС
идарәсенең Мактау кәгазе, өченче, икенче дәрәҗәдәге медальләр белән
бүләкләнгән. Тубылда сигезенче янгын сүндерү отряды башлыгы - подполковник җитәкчелегендә эшләүчеләр үз эшләрен югары
дәрәҗәдә башкаралар. Алар арасында хатын-кызлар да эшлиләр. Капитан Гүзәл
Кадыйр кызы Тимералеева 1999 нчы елдан район буенча янгынның нинди сәбәп аркылы
килеп чыкканын тикшерү бүлегендә хезмәт итә. Ул һөнәре белән бала вакытыннан
кызыксына. Мәктәпне тәмамлап, югары белем алган юристка әтисе, Гомәр абыйсының
сабырлыгы, кыюлыгы, спорт белән кызыксынулары, кешеләргә ярдәмгә килергә
һәрвакыт әзер булулары үрнәк була. Хезмәт юлын бу авыр, җаваплы эшкә
багышлавына ул бер дә үкенми: ”Бала чакта, янгын сүндерүчеләрнең формасы, погоннарындагы
йолдызлары кызыксындырган булса, хәзер кешеләргә вакытында ярдәмгә килеп җитү
безнең эшебездә мөһим урын алып торганын аңлыйм. Янгын сүндерүченең төп бурычы
– һәрвакыт әзер булу. Ә янгынга дучар булучылар югалып, каушап калмыйча, безгә
шалтыратырга тиешләр. Урманда ял итүчеләрнең
табигатькә карата мөнәсәбәтләре үзгәрсен иде. Балаларның шырпы белән
уйнаулары да янгын чыгуга сәбәп. Шуңа күрә ата-аналар аларга бу турыда искәртеп
торсыннар иде. Кешенең ялгыш, сүндермичә
ташланган бер шырпысы күпме күңелсез хәлгә китерә”, – дип сөйләде. Бу
отрядларда хезмәт итүчеләр шәһәр күләмендә узган спорт ярышларында да актив
катнашалар. Г.Тимералеева Мактау хатлары, дипломнар, медальләр белән
бүләкләнгән якташыбыз.
Янгын сүндерүче якташларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Римма УМИТБАЕВА.
|