8 нче май көнне, һава торышы салкын булуга карамастан, Советлар
Союзы герое Хәмит Әхмәт улы Ниатбаковның туган авылы Карбанга өлкәдән, Яркәү,
Ялутор районнары авылларыннан халык җыелды. Биредә ООО "Тюменьоблстрой” оешмасы
генераль директоры Анатолий Петрович Берлов ярдәме һәм дә авыл халкы тырышлыгы
белән сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган 112 кеше, дәһшәтле ут эченнән исән-сау
кайтып илебезне торгызуда күп хезмәт күрсәткән 67 ветеран һәм 1993-1995 елларда Чечняда һәлак булган
егетләрнең исемлеге язылган һәйкәл ачу тантанасы уздырылды.
Һәйкәл куяр өчен карбанлылар иң матур җирне сайлаганнар: әйләнәсе
хәзердән үк яшеллеккә төренгән. Чара, халыкның күңелен тетрәндереп, сугыш
елларында башкарылган җыр белән башланды, аннары бер минутлык тынлык белән
Җиңүне бүләк иткән хөрмәтле ветераннарны искә алдылар. Сүз Яркәү районы
администрациясе башлыгы В.Е. Вторушинга бирелде, ул якташларын Бөек Җиңүнең 65
еллыгы һәм изге эш башкарулары белән тәбрикләп, һәйкәлнең Җиңү көненә хәтле
ясап өлгертү өчен бар көчен куйган А.П. Берловка зур рәхмәтен белдерде. Үз
чиратында Анатолий Петрович яшьләргә мөрәҗәгать итеп, киләчәктә һәйкәлне
кадерләп сакларга, әйләнә-тирәсен чистартып торырга киңәш итте. Аннары кызыл тасманы
кисәргә яннарына Х. Ниатбаковның кызы, бүгенге көндә Бурбар авылында яшәүче 79
яшьлек Мәфрүзә Кәримованы чакырдылар.
Тасма киселеп, ябылган япма алып ташлангач, җыелган халык
һәйкәлне чәчәкләргә күмде. Сүз өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшинга
бирелгәч, ул котлап тыл ветераннарына бүләкләр өләште, ә М.Кәримовага телевизор
бүләк итте. Ә район милли-мәдәни автономиясе рәисе Г.А.Фәхретдинова
А.П.Берловка, Төмән дәүләт университеты профессоры Х.Ч.Алишина "Бердәм Россия”
партиясе исеменнән мәктәп директоры И.Н.Ярмөхәммәтовка Рәхмәт хатлары
тапшырдылар. Аннары кунакларны махсус
ясалган сәхнәгә Төмән шәһәреннән килгән "Яшь буын” артистлары (җитәкчеләре
Ф.Корманов) әзерләгән концертны карарга чакырдылар.
Р.КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: һәйкәл; сулдан өченче Ә.Каюмов, А.Берлов,
Г.Фәхретдинова, Е.Вторушин,Р.Зиганшин.
|