Каникуллар вакытында Тубыл шәһәренең себер татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен төрле мавыктыргыч мәдәни чаралар оештырдылар. Милли музей, Я.К.Зәнкиевның музей –кабинеты эшләде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Рамилә Абдуллина, Альбина Ишметова балаларны якты йөз белән каршы алдылар. Тырыш кызлар, үзләре дә яшь булуларына карамастан, кызыклы сценарий төзеп, экскурсияләр оештырдылар, милли уеннар белән таныштырдылар.Балаларның үзләренә дә уеннарда катнашырга мөмкинчелек булды.
Мәдәният үзәгенең милли музееның еш кунаклары - 1 нче мәктәп укучылары, интернат балалары, спорт мәктәбенә йөрүче балалар.
Аларның ялын күңелле үткәрергә тырышкан үзәк хезмәткәрләре: " Киләчәктә дә алар белән дуслыгыбыз дәвам итәр, каникул вакытларында алган уңай тәэсирләр укуларында ярдәм булсын ", - диделәр.
Р.УМИТБАЕВА.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.