Бу көннәрдә губернатор В.Якушев ПАТП-1, ПАТП-2 - өлкә үзәгенең пассажир автотранспорт предприятиеләрендә булды. Озак еллар дәвамында бу оешмаларның хәрәкәт итү составын яңартуга зур игътибар бирелде, ниһаять, аларның материаль-техник базасын модернизацияләүгә вакыт җитте. Регион башлыгы предприятиеләрнең территорияләрен, производство биналарын: ремонт цехларын, юу урынын, автобуслар тукталышы өчен җылы боксларны, диагностика линияләрен карады. Быел өлкә хөкүмәте капиталь ремонт үткәрүгә, транспорт йөртүчеләрне "Д” категориясенә укытуга, шоферлар һәм кондукторлар өчен бердәм форма сатып алуга 250 миллионга якын акча күчерергә әзер.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.