Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Август » 10 » КҮҢЕЛ БИРЕП ЭШЛӘГӘН - МАКТАУЛЫ БУЛЫР
17:18
КҮҢЕЛ БИРЕП ЭШЛӘГӘН - МАКТАУЛЫ БУЛЫР

Төмән районы, Турай авылында яшәүче Җәмилә Хәким кызы Шәрипованың берөзлексез совхозда, хәзерге вакытта "Ембаевский” авыл хуҗалыгы производство кооперативында тепличница булып хезмәт итүенә май аенда 30 ел тулды.

Мөлаем йөзле, тыйнак, сабыр Җәмилә Хәким кызы белән очрашып, эше турында сораштык.

Яшелчәчелекнең Тураево цехында Диләфрүз  Камалова бригадасында эшлим. Бригадада 7 кеше хезмәт итәбез. Әүвәле кыяр иде, хәзер кәбестә утыртабыз. Язын март-апрель  айларында бер күзләп тасмаларга тезәбез, аннары су сибәбез, карыйбыз. Май башында кырга утыртабыз, утыйбыз, июльнең соңгы көннәрендә иртәнге кәбестәне ала башлыйбыз. Технология хәзер заманча, тракторның артыннан калмастан яшелчәләрне төяп барабыз. Коллектив дус, түрәләр әйбәт. Оешма Калинина исемендәге совхоз иде. 90 нчы елларда 20 кеше - бөтен туганнар Гөлминур Сәитова бригадасында эшләдек, социалистик ярышларда катнашып бүләкләр алдык. Мәрхүм каенанам да Бибинур Хөснетдин кызы  озак еллар биредә эшләде, шуннан пенсиягә чыкты. Бөтен бригадага пешереп ашата иде, 9 бала тәрбияләп үстерде. Эшләгән дәвердә "Тараскуль” санаториенда ял итәргә туры килде, путевка белән Ростов, Нижний Тагил шәһәрләренә бардым. Эштән соң "Манҗыл” фольклор ансамблендә, фестивальләрдә, концертларда катнаштым,  - дип сөйләде Җәмилә Хәким кызы.

Ул Төмән районы, Кыштырлы авылында туган. Кыштунлы башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 5-8 сыйныфларны Княжево мәктәбендә укый. Төмәнгә килгәч пешекче һөнәренә ия була. Шәриповлар гаиләсенә 16 яшеннән килен булып килә. Турай егете Фәйзулла Фәйзелхан улы белән тормыш коруларына 36 нчы ел. Кыз һәм ул тәрбиялиләр, 4 оныклары бар. Уллары гаиләсе белән авылда, кызлары Мегион шәһәрендә яши. Фәйзулла Фәйзелхан улы озак еллар совхозда тракторчы булып эшли, бүгенге көндә мәдәният йортында шофер вазифасын үти. Татар җәмәгать тормышында кайный - Сабантуйларда,  төрле бәйрәмнәрдә катнаша. Җәмилә ханым моңлы тавышы белән җырлый. Гади, тырыш, аш-суга оста, кешелекле киленнәрен  Шәриповлар бик яраталар, барысы да рәхмәтләрен белдерәләр. Хатын-кыз өчен иң зур бәхет – ирең белән тигез тормыш итү, тигез канат белән үстергән балаларыңның бәхетен күреп сөенү. Хезмәт кешесенә - хөрмәт.

Җәмилә Хәким кызы  намуслы эше өчен 2009 елда һөнәри союзларның өлкә советы; 2011 елда Төмән районы хакимияте башлыгы В.Н. Гультяевның Мактау грамоталарына лаек була. Авыл хуҗалыгы хезмәте иң авырларның берсе. Тирә-якта үзләрен сынатмыйча шушындый эш сөюче милләттәшләр яшәвенә куанасың, алар белән ихлас күңелдән горурланасың.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 430 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 5
    Гостей: 5
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz