7 ай барган
ремонттан соң Төмән районы, Каскара поселогы спорт комплексы яңадан ишеген
ачты. Ремонт өчен өлкә казнасыннан 15 миллион акча алынды. Ачылу тантанасына
өлкә Думасы рәисе урынбасары С.Усольцев килде. Ул спорт инвентаре алу өчен
үзенең депутат фондыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирде. Район Думасы депутаты
С.Задорожный футбол туплары бүләк итте.