Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина 1989 елда Казан дәүләт педагогия институтының (хәзерге педуниверситет) татар филология факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, Тубыл районы мәгариф бүлеге чакыруы буенча Төмән өлкәсенә эшкә килә. Бер ел Маслау мәктәбендә татар-рус телләре һәм әдәбиятын укыта, укыту бүлеге мөдире (завуч) булып эшли, халык иҗаты түгәрәген җитәкли.
1990 елда Тубыл педагогия институтына күчеп, рус-татар бүлегенә нигез сала. Хезмәтенә чын күңелдән бирелгән, үз-үзен аямыйча эшләүче милләтпәрвәр – иҗади шәхес укучыларына төпле белем бирүдә табигый сәләтен, тырышлыгын, вакытын кызганмый. Казандагы әдәби мохит йогынтысында тәрбияләнгән Ф.Сәйфуллина туган телнең, әдәбиятның асылын, максатын, юнәлешен дөрес аңлап, аның халыкчанлык принцибына таянып эш итә. Хәзерге заман бурычларын, белем бирү методларын камилләштерү юлларын эзләүче киң карашлы, тирән белемле педагог 1996 елда "Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була.
Татар теле, әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы ачылгач бүлектә тәрбия эшен җитәкли, декан ярдәмчесе булып эшли.
1994-1997 елларда Татарстан Фәннәр Академиясе каршындагы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укып, хәзерге чор шигърияте буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Кандидатлык диссертация өчен язылган монография 1960-80 еллар шигъриятенең иң гүзәл сәхифәләреннән берсе булган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатын яктыртуга багышланган. Монографиясе 2001 елда "Шигъри сүзнең сихри көче” исемендә дөнья күрде.
Ф.С.Сәйфуллина институтта укыту-тәрбия эше белән генә чикләнми, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясый, фәнни язмалары өлкә һәм Татарстан матбугатында басылып тора, җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша. Ул туган як язучылары Я.Зәнкиев, Б.Сөләймановның иҗатын беренче башлап өйрәнүче галимнәрнең берсе. Я.Зәнкиевнең "Ялкында өтелгән мәхәббәт” романының әдәби эшкәртүчесе.
Ф.С.Сәйфуллина хәзерге чор әдәбияты, халык иҗаты, укыту тарихы буенча дистәләрчә фәнни мәкаләләр авторы. Бүгенге көндә Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең татар теле, әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли. Ул бу уку елында профессор дәрәҗәсенә лаек булып Мәскәүдән яңа диплом алды.
Без, "Әдәби Төмән” оешмасы вәкилләре, Флера ханым Сәйфуллинаны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Яратып башкарган эшендә, шәхси тормышында яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, ак бәхет телибез.
"Яңарыш”лылар,
"Әдәби Төмән”леләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.