Безнең дә милли тормышка,
Халык булып яшәргә хакыбыз бар.
(Гаяз Исхакый).
Ул ХХ гасыр ахырында фәнгә
килеп, төрки тел гыйлемендә әйдәп баручы галимнәрнең берсе булып күтәрелде.
Төмән дәүләт университетының профессоры,
филология фәннәре докторы, бөтендөнья төрки академиясе һәм Россия Федерациясе
журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан
Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле
әгъзасы, Төмән өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Хәнисә Алишина башкарган башка
эшләрне дә санап чыксаң, бүген аның халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәргә, үзе
көч түгеп эшләргә өйрәнгән, инде аның күптән милләтебезнең горурлыгына әйләнгән
күренекле галим-педагог булуын һәм халкыбызның туган телен, мәдәниятен, тарихын
өйрәнү, телебезне үстерү һәм баету өчен нәтиҗәле эшләвен күзалларга мөмкин.
Тирән белемле, киң карашлы
Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага тел гыйлеме дөньясына
кергәнгә кадәр шактый озын педагогик хезмәт юлын үтәргә туры килә. Ул Төмән
шәһәрендә 1953 елда туа һәм шунда үсә. Аның балачагы һәм үсмер еллары рус
мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, педучилищены, аннары
Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый.
Төмән педучилищесын тәмамлаганнан соң башланып киткән педагогик хезмәте өлкәбезнең татар авылларына, татар
мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең
аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып яши ул бу елларда.
Заман таләбен сизгер тоемлап, халкыбызны рухи торгынлыктан уяту, үстерү, аның
тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик
мәкаләләр, очерклар бастыра. "Себер татарларының теле, мәдәнияте проблемалары”,
"Себер җирендә татар тарихы”, "Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм
тел проблемалары” һ.б. язмаларында аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла.
Күп шәһәрләрдә (Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибирск, Төмән) үткәрелгән
фәнни-практик конференцияләрдә, Венгриядә фин-угор Конгрессында, Бөтендөнья
татар конгрессы эшендә актив катнаша, анда себер татарлары тормышына, тел
мәсьәләләренә кагылышлы – халыкның милли үзаңын уяту, милли рухын ныгыту, татар
милләте бердәмлеген тәэмин итү кебек проблемалы мәсьәләләр буенча эчтәлекле
чыгышлар ясый. Мөхтәрәм галимә Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаның тирән эчтәлекле
һәр чыгышы, һәр сүзе өлкәбездәге милли азатлык хәрәкәте, милли үзаңның үсеше
белән тыгыз бәйләнгән була. Аның башлангыч хезмәтләре себер татарлары тарихы
чыганакларының басыла башлавына юл яра. Болар барысы да аның фән юлына зур
әзерлекле булып килүен күрсәтә.
Аннары Хәнисә Чәүдәт
кызының Казанда аспирантурада уку чоры башлана. Татар халкының рухи хәзинәсен
саклаган мәшһүр Казан университетында белем алу, театрларда булу,
әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашу, алар белән аралашу аны татар дөньясына
икенче күзлектән карарга өйрәтә. Булачак галимәгә шанлы Казан зур тәэсир ясый.
Казан аның дәртле хыялларына канатлар куя, иҗат эшендә дәртләндереп җибәрә, рус
мәктәбендә белем алган Хәнисә Алишинага татар тел гыйлемендә эзләнү, тикшеренү
эшләре алып барырга инде бернәрсә дә киртә була алмый. Киресенчә, белем алырга,
иҗади эшләргә бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Җыеп кына әйткәндә, Казан
университетында аспирантурада уку еллары, Татарстан фәннәр академиясендә эшләп
алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлек аны чын
галим, зур белгеч итеп тәрбияли.
Нәтиҗәдә, Х.Ч.Алишина 1992
елда Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче себер татарлары сөйләме темасына
кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1994 елда "Себер татарлары сөйләменең
Тубыл-Иртеш диалекты” исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. Тубыл-Иртеш
буенда яшәүче себер татарларының территориаль сөйләмен комплекслы өйрәнү –
аларның фонетик, морфологик, лексик үзенчәлекләрен тулы яктыртырга, тирән
ачыкларга мөмкинлек бирә. Ләкин ул моның белән генә тынычланып калмый.
Тәҗрибә
туплаган филология фәннәре кандидаты өчен инде фәнгә тирәнрәк керү юллары
ачыла. Себер татарлары сөйләмен – Тубыл-Иртеш диалектларының бөтен нечкәлек
төсмерләрен яхшы белгән, мәдәни тарихын җентекләп өйрәнгән Хәнисә Алишина "Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик
тикшерү” темасына 1999 елда докторлык диссертациясен уңышлы яклый.
Ул тел
гыйлеменә яңалык керткән бу хезмәтендә барлык төр ялгызлык исемнәрне
берәмтекләп җыеп сүзләрнең ясалышын, семантикасын генетик һәм тарихи яктан
анализлауга ирешә, аларны башка телләрнең тарихи үсеше һәм ономастикасы белән
чагыштырып, себер татарларының иң борынгы этник тарихын өйрәнүгә юл сала. Себер
татарларының килеп чыгышы турында төрле карашлар яшәгән хәзерге чорда халыкның
тарихын, үткәнен ачуда иң актуаль проблемаларны тикшергәндә, беренчеләрдән
булып, археология, этнография, диалектология, архив чыганакларына таянып
өйрәнә, чөнки, ономастика бу фәннәр белән тыгыз бәйләнештә генә үсә ала. Монда
галимәнең бик күп башка фәннәрне яхшы белүен, үткен фикерен, зирәк акылын күреп
була. Халыкның тел үзенчәлекләрен, аның иң борынгы тарихын өйрәнүдә зур
әһәмияткә ия "Себер татар авыллары исемнәре” дигән китабы (2004) тел гыйлеменең
җитди казанышларыннан берсе итеп карала. Хәнисә Алишинаның фәнни-тикшеренү
өлкәсендәге казанышлары исемлегендә 221 китап, 4 укыту өчен кулланма ярдәмлек,
газета-журналларда 281 мәкалә бастырылган, 95 фәнни, 187 фәнни-популяр
мәкаләләр язылган, 12 китапны редакцияләгән. Ул 30дан артык халыкара,
бөтенроссия, региональ конференцияләрдә катнаша. Зур әһәмияткә ия булган зональ
семинарларда да актив катнашып килә, тел гыйлеменә багышланган эчтәлекле
докладлар белән чыгыш ясый. Ул кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау
буенча махсуслаштырылган совет әгъзасы. Казан дәүләт университеты, Татарстан
Республикасы фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән
тыгыз фәнни бәйләнештә эшли. Галимнәрнең авторефератлары, монографияләренә 75
бәяләмә һәм рецензияләр әзерләде. Аның җитәкчелегендә 10 аспирант кандидатлык
диссертациясен уңышлы яклады. Хәзерге көндә алар төбәгебезнең төрле югары уку
йортларында эшлиләр.
Хәнисә
Алишина яшь галимнәр белән элемтәсен өзми, фән-мәгърифәт өлкәсендә тырышып
эшләүче фән кандидатлары белән горурлана, аларга һәрдаим ярдәм итәргә
тырыша.
Хәнисә
Чәүдәт кызы 20 ел элек (1993 ел) Төмән дәүләт университетында беренче татар
бүлеген ачып, татар телен, себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча
катлаулы эшкә керешә. 1993-2012 елларда университетның татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә Төмән өлкәсенең көньяк районнары мәктәпләреннән 300гә якын укучы кабул
ителеп, түләүсез укып, югары уку йортын тәмамлау турында дипломнар алуга
иреште. Шушы вакыт эчендә 14 чыгарылышта дистәдән артык студент кызыл дипломга
лаек булды.
Хәнисә
Чәүдәт кызы үзе студентларның фәнни-тикшерү эшләре тематикасын эшкәртә,
камилләштерә. Беренче мәртәбә аның җитәкчелегендә университетта төрки телләр
буенча курс һәм диплом эшләре языла. Студентларның фәнни-практик
конференциясендә, "Татар теле һәм әдәбияты” секцияләрендә дистәләрчә фәнни докладлар белән студентлар
чыгыш ясый. 1995-2012 елларда студентлар тарафыннан 282 фәнни доклад язылган.
Х.Алишина җитәкчелегендә студентларның 250дән артык басма эшләре, Зәнкиев,
Сөләйманов укуларында, ЮНЕСКО үткәргән "Яшьләр һәм бөтендөнья мирасы” халыкара
конференциясендә, "Диләрә Тумашева укулары”нда 50 тезис һәм мәкалә, өлкә
газеталарында 300ләп мәкалә бастырып чыгарыла. Бүлектәге студентлар барлык
татар җәмәгатьчелеге уздырган чараларда актив катнашалар. Казанда ел саен
уздырыла торган "Ягымлы кыз” иҗат фестивале, исәпсез конференцияләр, бәйрәмнәр,
концертлар, Татарстан галимнәре, язучылар белән очрашулар алар катнашыннан
башка узмый. Укытучы-остаз җитәкчелегендә студентлар туган төбәк тарихын
өйрәнүдә мәркәзебез Казанның данлыклы университеты китапханәсе архивларында
актарынып, өлкәбез тарихына кагылышлы материаллар эзләп табалар. Татар телен
бөтенләй белмәгән, рус мәктәбен тәмамлап килгән студентларның татар теле
дәресләре белән кызыксынуын, танып-белү активлыгын ничек көчәйтергә? Студентлар
хезмәтенең нәтиҗәлелеге, лекция-практик дәресләрне эчтәлекле һәм җанлы итеп
оештыру өчен нәрсә эшләргә? Бүлектә эшләүнең беренче көннәреннән үк
галимә-остаз әнә шул турыда уйлана. Туган телен белмәгән, әмма белергә омтылган
яшьләргә татар телен укытуда, аларда
туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә яңача якын килергә тырыша. Университетның
татар бүлеге менә ничә ел инде (1999-2012) җирле халкыбызның фольклорын
җыю, өйрәнү, аны барлау өлкәсендә шактый
күләмле эш алып бара. Бу җәһәттән студентларның җәйге практика вакытларындагы
фольклор экспедицияләре аерата нәтиҗәле чара булып тора.
Студентларның
фольклор экспедицияләре, беренчедән, халкыбызның рухи-мәдәни мирасының
өлкәбезнең төрле төбәкләрендә кайда, ничек яшәп килүен ачыклау, җыю булса,
икенчедән, студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстереп җибәрергә дә көчле
этәргеч чара булып тора. "Туган халкыбызның гореф-гадәтләре, рухи
культурасы бик үзенчәлекле. Халык иҗат иткән фольклор бик кызыклы һәм бай. Моңарчы халкыбызның матур традицияләре үз
төсен югалта килде, әмма соңгы елларда алар яңадан туа, яңартыла башлады.
Безнең максатыбыз – авыллар тарихын, гомумән, тарихыбызны өйрәнү белән
беррәттән, әнә шул күркәм традицияләрне яңадан кайтару, аны яңа бизәкләр белән
баету. Халык авыз иҗаты – фольклор бәйрәмнәрен үткәреп тору – ана телебезне саклауда,
аның кулланыш сферасын киңәйтүдә, туган телебезгә ихтыяҗ тудыруда көчле бер
чара”, - ди
Х.Ч.Алишина. Студентлар тюркология буенча фәнни курс эшләре язып, күбесе аларны
яхшы билгеләргә яклыйлар. Туган төбәгебез тарихы, фән-мәдәният хезмәткәрләре,
себер җирендә татар халкы, себер татарларының теле һәм мәдәнияте, фольклоры,
гореф-гадәт йолалары кебек актуаль-темаларны яктырткан студентларның ничә дистә
мәкаләләре өлкә газетасы - "Яңарыш”та урын ала килә. Халкыбызның күп гасырлык
тарихи-мәдәни ядкарьләрен тергезү, туплау һәм аларны милләтебезгә кайтару кебек
өлкәбездәге студентларның иҗади эшләре әлеге зур юлның башы гына. Әмма бу эшне
оештырган, үз сәләтен, көчен керткән, актив катнашкан укытучы-остаз Хәнисә
Алишинаның зур казанышы бу, зур эшнең - Себер тарихын язуның башлангычы.
Хәнисә
Чәүдәт кызы Алишина җәмәгать эшләрендә дә әйдәп баручы, бу өлкәдә дә ул иң
актив эшчәнлек күрсәтә. 1992-2012 елларда Казанда Бөтендөнья татар конгрессы
үткәрә торган конференцияләрдә, семинар-җыелышларда, съездларда үз вакытында
катнашып килә. 1995 елдан бөтентатар атналык "Татар иле” газетасы редакциясе
әгъзасы, Төмән дәүләт университеты гыйльми советы әгъзасы, 1997 елдан Россия
Федерациясе милләтләр министрлыгы каршында Халыкара төрки академиясенең
академигы, 2007 елдан Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, 2001
елдан Төмән өлкә Думасы депутатының ярдәмчесе, "Татарский мир (Татар дөньясы)”
газетасы редакциясе әгъзасы, "Яңарыш” каршында оештырылган "Әдәби Төмән” иҗат
төркеменең җитәкчесе, "Тюменские известия”, "Тюменская область сегодня”,
"Яңарыш” өлкә газеталарының иң актив хәбәрчеләреннән берсе.
Төмән
шәһәренең Кырынкүл бистәсендә яңа урамнарга галим-фольклорчы Хәмит Ярми,
шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен, язучы Якуб Зәнкиевка Тукай премиясе исемен
бирдерү өчен күпме көч, энергия түккәндер - ул аны үзе генә белә. Якуб
Зәнкиевнең беренче биографы да ул. Олы әдипнең 80 яшьлек юбилеена, үзе акча
табып, "Луноликая красавица” дигән җыентыкны университет нәшриятында 500 данә
күләмендә бастырып чыгарып бүләк итте. "Ялкында өтелгән мәхәббәт” романын
русчага ("Любовь объятая пламенем”) тәрҗемә итеп, губернаторның финанс
ярдәмендә 1000 данә күләмендә бастырып чыгарды.
Рус һәм милли әдәбиятның специфик үзенчәлекләрен, ике телнең дә
нечкәлекләрен яхшы белүе, теоретик белеме, бай тормыш тәҗрибәсе һәм искиткеч
тырышлыгы нәтиҗәсендә ул тәрҗемәнең
оригиналга төгәллегенә ирешкән. 2005
елда аның "Татары земли сибирской” дигән китабы Татарстан китап нәшриятында
басылып чыкты, ә Бөтентатар конгрессы аны тәкъдир итү чарасын оештырып үткәрде.
Төмән җиренең мәшһүр татарлары белән
таныштыра торган бу китапның дөнья күрүе гаять әһәмиятле булды. Х.Алишинаның
сәләтле шәхес булуы, аның дәрәҗәсе һәм фәнни эрудициясе замандашларыбыз
арасында үзенә хөрмәт-ихтирам тудырды.
Ул үзәк
шәһәрләрдәге (Мәскәү, Казан, Уфа, Махачкала, Хакасия, Якутия, Карачаевск һ.б.)
галимнәр белән дә иҗади элемтәдә тора, алар белән аралашып яши. Хәнисә Алишина
Россиянең күп милләтле алдынгы вәкилләре, галимнәре арасында хаклы рәвештә
күренекле урын алып тора. Бу урын аңа җиңел генә бирелмәгән, бу урынны ул
тырыш, игелекле хезмәте белән яулады. Туган халкының гореф-гадәт йолаларын,
традицияләрен саклауда, торгызуда гражданлык бурычын тирән аңлап эш итүче,
региональ тюркологиядә, телләр бәйләнешендә югары квалификацияле белгеч ул.
Татарның этник төркемнәре арасында
дуслык элемтәләрен булдыручы, әдәбият, сәнгать таратучы Хәнисә Чәүдәт
кызын Мәскәү, Казан, Төмән хөкүмәте һәм Думасы зурдан таный. 2002 елда аңа
мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәтләре өчен "Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы” исеме бирелде, 2011 елда (1 ел эчендә) Татарстан хөкүмәте
аны ике медаль белән бүләкләде: "Казанның меңъеллыгы” һәм "Татар халкы
алдындагы казанышлары өчен” дигән медальгә ия булды ул. Әйе, Казан аны, аерып
алып, олылап таный. Аның фидакарь хезмәтенә Төмән дәүләт университеты
җитәкчелеге дә югары бәя бирә. Ул ректоры фәрманы белән Мактау грамоталары
белән бүләкләнеп тора. Тарих фәннәре докторы Александр Георгиевич Еманов
"Ханиса Алишина” исемендә китап чыгара. Бергә эшләгән иптәшләре дә, аның
эчкерсез ярдәменнән игелек күргән яшь фән белгечләре дә аның фән өлкәсендәге
иҗат эшенә бик сизгер, зур җаваплылык тоеп, аларның үсүен даими кайгыртып
торучы таләпчән фән галиме икәнен зурлап бәялиләр. Быелгы YII өлкә автономия
конференциясендә Төмән өлкәсе вице губернаторы С.М.Сарычев Хәнисә Алишинаның
эшенә иң югары бәя биреп: "Университетта татар бүлеге эшләү дәверендә Хәнисә
Алишина 300гә якын татар студентларын татар телле итте, рәхмәт Аңа!” – диде.
Төмән
өлкә Думасы һәм хөкүмәте Хәнисә Алишинаны Төмән университетында татар тел
гыйлемен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы галим дип таный. Фән һәм
иҗтимагый эшчәнлегендәге тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен Төмән өлкә Думасының
һәм Төмән өлкәсе губернаторының "Мактау грамота”лары, Төмән өлкәсе Думасы һәм
хөкүмәте гамәлгә керткән В.И.Муравленко исемендәге премияләр лауреаты Дипломы
һәм шул исемдәге "Билге” белән бүләкләнә.
"Россия
Федерациясенең югары профессиональ мәгариф хезмәткәре”, "Тубыл педагогия
институтының мактаулы профессоры” кебек мактаулы исемнәр бизи аны. Төмән өлкәсе
милләтләр эше Комитетының "Мактау грамотасы” һәм башка мактау грамоталарын
санап бетерерлекмени?
Бу
талантлы фидакарь шәхеснең күпкырлы, бай эшчәнлеге нәрсәсе белән сокландыра
мине? Иң элек бу тынгысыз зат бик актив, бик өлгер. Барысына да өлгерә ул.
Үзенең никадәр җаваплы эшләре булуга карамастан, җәмәгать эшләре белән
үрелдереп, соңгы 5-10 ел эчендә дистәгә якын китап язып яки әзерләп өлгерә
(Диләрә Тумашева, Азат Сәгыйтов, Люция Хәбибуллина, Рәшидә Бакиева, Әмир
Юскаев). Аның тормышы иҗатыннан, халкыбыз кичергән зур вакыйгалардан
аерылгысыз, мин аның тагын бер сыйфатына – үзе дәрәҗәле, югары исемнәр йөртсә
дә, янәшәдәге гади хезмәт кешеләренә
ихтирамлы, сизгер, игътибарлы булуына сокланам, ихтыяр көче, акыл һәм
йөрәк җылысы сизелеп тора аның. Хәнисә Чәүдәт кызыннан алган игелекле ярдәм
миңа да үзенчәлекле үз стилемне табып, халкыбызның тарихын, гореф-гадәт,
йолаларын, фольклорын өйрәнүгә юл ачты. Аның гадел, намуслы, ярдәмчел, яхшы
күңелле, туры сүзле булуы аралашкан һәрбер кешегә иң җылы хисләр, тойгылар гына
калдыра. Яңа идеяләр, планнар белән рухланып, халкыбызның фидакарь затларын
күтәрүдә, аларны халыкка танытуда җан атып йөрүче галимә Хәнисә Алишина
Россиянең киң җәмәгатьчелегендә зур авторитет казанган шәхес.
Авыл
укытучысыннан фән докторы дәрәҗәсенә
кадәр юл үткән галимә Хәнисә Алишинаның күңеле тыныч түгел. Ул моңарчы хәл
ителмәгән мәсьәләләрне гамәлгә ашыру турында уйлана. "Себер татарлары
энциклопедиясен” чыгару, татар, башкорт, казакъ һәм башка телләрне өйрәнү өчен
төрки телләр кафедрасын ачу, татар теленең сәнгате һәм мәдәнияте дигән фәнне
мәктәпләрдә укыта башлау, себер татарларының фәнни лабораториясен-институтын
булдыру, Төмән дәүләт университетында татар теле бүлеген яңадан ачу, мәктәпләрдә
беренче сыйныфтан ук башлап татар теле дәресләрен кертү, "Булат Сөләйманов”
исемендә китап чыгару, туган авылында яңа мәктәп, балалар бакчасын төзетү кебек
бик тә актуаль проблемаларны күтәрә ул. Мәктәп язмышы турында кайгырту - Хәнисә
Алишинаның яшәү принцибы.
Заман
белән бергә атлаучы галимә-педагог гаиләсендә дә яхшы тәрбияче. Әни кеше, гаилә
кешесе буларак, иң күркәм сыйфатлары белән күпләргә үрнәк булып тора ул. Тормыш
иптәше Хәмит Уфада дини мәдрәсә тәмамлап, халкыбызга иман нуры иңдерә. "Фән дөньясына
аяк баскан кешенең тимердәй сәламәтлеге һәм нык тылы булырга тиеш, - дигән иде
Диләрә Гарифовна миңа. Ирем Хәмиткә рәхмәт, ул минем яклаучым да, ярдәмчем дә,
көч-куәт бирүчем, матди яктан тәэмин итүчем дә булды. "Ат кебек эшләр өчен”
хатын-кыз янында шундый кеше булу кирәк. Калганы аның үзеннән, тырышлыгыннан
торадыр”. Кызы Төмән университетында аспирантура тәмамлап, әнисе
сукмагыннан белем үрләренә юл ала. "Гаиләм, балаларым бәхетле булса, мин дә
бәхетле”, - ди дүрт оныгының сөекле әбисе Хәнисә Чәүдәт
кызы.
Бәхет
күктән иңми, халык әйтмешли, эштә булган тимер тутыкмый. Хәнисә Алишинаның
тормыш юлы шуны раслый. "Кешенең бөтен
нәрсәсе - күңеле дә, уйлары да, төсе-бите дә, өс-башы да матур булырга тиеш”.
(А.П.Чехов). Бу сүзләр Хәнисә ханым турында әйтелгәндәй. Ул чын фән кешеләренә
хас рәвештә, үзен бик гади, тыйнак тота, мин-минлек, масаю аңа хас түгел, шул
ук вакытта бөтен тормыш рәвеше затлы, һәрвакыт ачык йөзле, сабыр холыклы,
кешелекле, эчке-тышкы дөньясы белән гүзәл, матур шәхес ул Хәнисә Чәүдәт кызы.
Күренекле
галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага 29 майда 60 яшь
тула. Бу юбилее белән аны чын күңелдән котлыйбыз, үзенә, гаиләсенә
саулык-сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телибез.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА,
педагог, Россиянең һәм Татарстанның
журналистлар берлеге әгъзасы.
|