Төмән татар мәдәният үзәгендә "Таң йолдызы” балалар конкурсы узды.
Бирегә шәһәр мәктәпләреннән һәм иҗади үзәкләрдән җитәкчеләре белән төрле милләт
балалары җыелдылар. Алар бүген осталыкларын жюри әгъзаларына тәкъдим итеп, татар
мәдәният көннәренең йомгаклау чарасы булган гала-концертта катнашырга исәп.
Балаларның чыгышларын жюри рәисе - Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе
В.Ташкалова җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты, доцент М.Сагитуллин,
шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Л.Кәримова, "Төмән” мәдәният һәм сәнгать
үзәге җитәкчесе О.Глазунова, композитор һәм җырчы Җ.Рәхимова, Ялутор районы,
Аслана авылы мәдәният йорты хезмәткәре, хореограф М.Яценович бәяләделәр. Катнашучылар 6 жанр
буенча ярыштылар. Балаларның үзенчәлекле чыгышлары тамашачыны битараф
калдырмады, алар илһамланып кул чабып, нәни йолдызчыкларның кәефләрен
күтәрделәр. Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган арада, чараны алып баручы
З.Сафиева кунакларны бинаның 1 нче катында укучыларның кул эшләреннән
оештырылган күргәзмәгә чакырды. Кечкенә тәнәфестән соң абый-апалар сәхнәгә
күтәрелеп татар халык гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр күрсәттеләр. Жюри
үз вазифасын үтәгәннән соң, җиңүчеләр исемнәре яңгырады һәм бүләкләр
тапшырылды. Призлы урыннар алучылар арасында А.Хәмидуллина (җитәкчесе Ф.Кәримов
һәм Р.Халикова), И. Мөхәммәтшин (З.Дворянских), Л.Сиябетдинова
(Г.Сиябетдинова), Яна Абдуллина (Е.Кибельдене), Д.Абышева (В.Даутова)
Д.Бикмуллина (М.Әбделәхәтова), Т.Юлдашева (Н.Гайнельянова), В.Бикмуллинаны (Р.Халикова) әйтеп китәргә була. Үзәк
директоры Л.Кәримова әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәтүчеләргә чын
күңеленнән рәхмәт белдерде.
Р.КАНГАЗИНА.
|