Шаулатып-гөрләтеп кадерле газетабызның 20 еллык юбилеен
да уздырып җибәрдек. 15 нче сентябрьдә күп котлаулар алып, газетаның бәйрәм
санын әзерләп, типографиягә тапшырып, икенче көнне кунаклар кабул иттек. Иртән
үк ерактагы Татарстаннан, Вагай, Тубыл, Яркәү, Түбән Тәүде, Ялутор якларыннан,
Нефтеюганск районы, Пойково поселогыннан "Яңарыш”ның чын дуслары, беренче
көненнән үк укучылары җыелды редакциябезгә. Аннары аларга төмәнлеләр кушылды.
Өлкә хөкүмәте җибәргән йомшак урындыклы автобуска утырып, кадерле дусларыбыз
Решетниководагы мөселман зиратына юл алдылар.
Төштән соң Хәмзә Мисбах улы Бандуков җитәкләгән Ямбай
мәдәният һәм ял үзәгендә 20 ел буе газета битләрендә дөнья күргән язмалары аша
бер-берсенә таныш, инде якын дусларга әйләнгән хәбәрчеләр, "Яңарыш”
укучыларының очрашу шатлыгы күңелле гөрләшүгә әверелде. Монда татар җанлы
җитәкчеләр, җирле шагыйрьләр, редакция журналистлары белән дә танышып,
аралашырга мөмкинлек туды. Без дә күптән яисә бөтенләй күрмәгән дусларыбыз
белән очрашуга бик шатландык.
Милләтебезнең күркәм гадәте буенча, редакция һәм үзәк
хезмәткәрләре тырышлыгы белән фойеда һәркемгә тәмле бәлешләр, тәм-том белән чәй
тәкъдим ителде. Теләүчеләр өчен бай тарихлы Ямбай туган якны өйрәнү музеена
Венера апа Биктимирова экскурсия оештырды.
Юбилей тантанасын зәвыклы бизәлгән залда алып баручылар:
Тубыл шәһәрендәге махсус хәбәрчебез Римма Умитбаева һәм Талымхан авылыннан гел
булышып торучы Раиф Сабиров башлап җибәрделәр. Беренче булып Төмән татарларының
яраткан газетасын юбилее белән котларга өлкә губернаторы урынбасары С.М.Сарычев
исеменнән информацион политика департаменты директоры урынбасары, СМИ һәм
полиграфия идарәсе җитәкчесе С.В.Белкин чакырылды.
- Бүгенге көндә Россия күләмендә абруйлы газетага
әверелгән "Яңарыш”ның коллективын, 20 ел буе кулга-кул тотынышып бергә атлаган
дусларын бәйрәмнәре белән котлыйм. Хөкүмәтебез газетаның техник базасын
ныгытуга бөтен көчен куя, үткән елдан бирле сайты уңышлы эшләп килә, ә инде аны
эчтәлекле, матур итеп сезнең кулга вакытында ирештерүдә хезмәткәрләр
сынатмыйлар. Әле менә бу тантана уңаеннан да губернатор, инде традициягә
әверелгәнчә, автомобиль алу өчен 500 мең акча бүләк итте.
С.М.Сарычев тырыш журналистларны (Н.А.Сафиуллина,
Р.С.Кангазина, Р.Р.Умитбаева) Рәхмәт хатлары белән тәбрикләде, - дип Сергей Васильевич
юбилярларны сәхнәгә чакырды.
Өлкә Думасы председателе урынбасары
Г.С.Корепанов тамашачыларны әле яңа гына үз араларына кабул ителгән Ямалдан
килгән депутат М.А.Токарчук белән таныштырды, төньяк шәһәрләрдә яшәүчеләргә дә
газетаны уку мөмкинлеген булдыруның җаен табарга вәгъдә итте. Өлкә журналистлар
союзы җитәкчесе, "Тюменские известия” газетасы редакторы В.С.Кузнецов һәм союз
секретаре А.К.Мишунин А.М.Сәгыйтовага, Р.С.Кангазинага Россия,
Н.А.Сафиуллинага, Н.В.Ташбулатовага өлкә журналистлар союзы Мактау
грамоталарын, Р.Р.Умитбаева, хәбәрчеләребез Н.А.Галеев, Р.А.Рәхимовага Рәхмәт
хатларын тапшырдылар. Владимир Сергеевич рус телендә урын алган төрки сүзләрне
язып алып килгән, шулай бергә-бергә, дус, бердәм яшик, диде ул.
Котлауларны өлкә милләтләр эшләре комитеты
җитәкчесе Е.М.Воробьев, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе председателе, шәһәр
Думасы депутаты Р.С.Зиганшин, Яркәү (Г.Фәхретдинова), Ялутор (З.Кожевникова),
Төмән (Х.Биктимиров) районнары, Тубыл шәһәре (Ф.Шәрипова) автономияләре
җитәкчеләре дәвам иттеләр. Ришат Сабир улы Д.Ш.Фәхретдинова,
Л.Х.Тузмөхәммәтова, Г.М.Сәитов, Е.Б.Смирнованы, Хәмзә Колчак улы Биктимиров
Г.И.Вәлишинаны Төмән районы башлыгы А.В.Линникның Мактау грамотасы белән
бүләкләде. Өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты директоры В.С.Ташкалова
А.М.Сәгыйтова, Г.И.Вәлишина, Р.А.Сәгыйтовка, Түбән Тәүде районы вәкиле
Н.А.Буракова Д.Ш.Фәхретдиновага Мактау грамоталары, Рәхмәт хаты алып килгәннәр.
"Тюменский издательский дом” оешмасыннан А.П.Котов, "Этнос” директоры
В.И.Хәйруллина, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе
Д.М.Абукин, Төмән дәүләт университеты профессоры Г.М.Ниязова, Яркәү районының
"Ярковские известия”, Упорово районының "Заря”, Төмән районының "Красное
знамя”газеталары редакторлары С.Ә.Абдуллин, В.С.Румянцев, Т.В.Некрасова,
беренче көннән үк ярдәм кулын сузучы Т.Нигъмәтуллин, Яр Чаллыдагы укучыбыз
Ф.Шәрипова, Тубылның 15 нче мәктәбе директоры, шәһәр Думасы депутаты
С.З.Хисмәтуллин, киңәшчебез Ә.Х.Каюмов һәм хәбәрчеләребез кайнар котлап, чиксез
күп уңышлар, иҗади биеклекләр, сәламәтлек теләделәр. Талымханнан Әмир абый
Юскаев малае Фәннур, Яр Чаллы кунагы Гүзәл, Каскараның "Дуслык” ансамбле,
Мөнирә Хөснетдинова, Гөлфия Әмирова, Руфилә Хисаметдинова, Гүзәл һәм Лилия
Сиябетдиновалар музыкаль котлаулары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Фәхриҗамал
Утяшеваның "Яңарыш”та чыккан үзенең һәм аның турындагы язмалардан матур җыентык
әзерләп килүе тантананы тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрде, күңелләрне җылытып,
халкыбызга тараткан шатлык нурларының көчен дәлилләде.
Чынлап та 20 ел буе нинди генә тормыш
авырлыкларына карамастан, аяк чалуларга игътибар итмәстән бер генә санын да
калдырмыйчан, үз вакытында татарыбызга таратылган "Яңарыш”ыбызның рухи көче,
әһәмияте әйтеп бетергесез. Аның калын-калын еллык тупламаларын кулыңа алып,
берничә битен ачып карауга ук тәнгә дулкын йөгерә, йөрәк дерелдәп куя: нинди
искиткеч күп мәгълүмат тупланган, күпме тел, тарих, мәдәният, мәгариф, өлкәдәге
татар тормышы, көнкүрешебез, якташларыбыз турында чиксез зур роль уйнаган
язмалар урын алган анда. Венера Ивановна әйткәнчә, "Яңарыш”ны кулланып кандидатлык
кына түгел, докторлык диссертациясе язарга була һәм галимнәребезгә аның ярдәме
аз гына тимәгәндер дип ышаныч белән әйтә дә алам. Халыкның ихтирамын,
мәхәббәтен тоеп, ишетеп, укып торабыз, алар безгә көч, илһам бирә. Газетаның
авыр вакытларында бөтен йөрәге белән милли басмабыз өчен тырышкан Азат абый
Сәгыйтовның яныбызда булмавы гына күзләрне яшьләндерсә дә, аның эшен дәвам
итүебез горурлык уята. Журналистларның дистәләгән еллар буе чарланган
каләмнәре, ак кәгазьгә түккән күз нурлары, йөрәк җылысы аша ирешкән хезмәт
нәтиҗәләре югары бәя алды бүген. "Яңарыш” коллективының фидакарь хезмәтен өлкә
җитәкчеләре дә күрәләр, аңлыйлар. "Яңарыш” – ул без, безнең көндәлек
тормышыбыз, яңалык алып килүче, таныштыручы, очраштыручы, ярдәм кулын сузучы,
өлкәдәге татарны берләштерүче, тәрбияче, мәгърифәт нуры сибүче, туганнарны
котлаучы, телне өйрәтүче, якын дус, сердәш, киңәшче, шифа иңдерүче...” Бу
юлларны укучыларыбыз җиткерә, хатлар аша юллый безгә һәм шул рухта озак еллар
яшәвебезне тели. Бу теләкләр исәпсез котлауларда ачык күренә. Хөрмәтле
мәгърифәтчебез Люция апа Хәбибуллинаның үткән 37-38 нче санда чыккан "Яңарыш” –
олпат елъязма” мәкаләсенәдә газетага тирән анализ бирелгән, шуңа да аның роле,
максаты турында кабатлау артыктыр.
Тантанада күрсәтелгән тарихи фильм да, слайдлар
тамашасы да безнең бердәмлек өчен тырышуыбызны, дусларга бай булуыбызны,
заманадан калышмавыбызны күрсәтте. Хәбәрчеләр арасында уйнатылган лоторея уены
бәйрәмне кызыклырак итү өчен уйланылса, әле котлап өлгермәгән (башка районнарда
очрашулар ел башында ук үтте) Ялутор, Төмән районнары, шәһәрендәге
фикердәшләребезгә бирелгән "Яңарыш”ның махсус эшләнгән Мактау грамоталары,
каләмнәре, һәр кунакка таратылган юбилей уңаеннан дөнья күргән "Бердәмлеккә юл”
китабы хөрмәтле дусларыбызны сөекле газетабызның юбилее белән тәбрикләү,
аларның ихластан язган хатларына, ярдәмнәренә җавап билгесе иде.
Башка өлкә татар басмаларының газетаны
әзерләргә компьютерлары искерү, мәктәп укучылары белән ныклы элемтә урнаштыра
алмавы, 1000 нче сан белән горурлануларын һәм башкалар турында язганнарын укып,
өлкә хөкүмәте ярдәмендә шәһәрнең дәрәҗәле бинасында эшләвебезгә, яхшы техник
база, эш мөмкинлекләре булдыруга, бу юбилейны да югары дәрәҗәдә оештыруда
булышуына чиксез шатланабыз һәм аларның ышанычын сакларга, сайлаган туры юлдан
тайпылмаска, яңадан-яңа уңышларга ирешергә сүз бирәбез.
Юбилейны уздыруда катнашкан өлкә хөкүмәтенә,
информацион политика департаментына, Хәмзә Мисбах улы Бандуков җитәкләгән Ямбай
мәдәният һәм ял үзәге коллективына, "Ембаевский” совхозы директоры Баязит Хәмит
улы Хәйруллинга, зыялы шәхес Рәшит Сәләмовка, «Яшь буын»лыларга,
сәламәтлекләренә дә карамыйча, эшләрен калдырып ерак юлны якын итеп хөрмәтләп
килгән укучыларыбызга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Киләчәктә дә бергә барыйк,
татар икәнебезне онытмыйчан, горурланып үз телебездә укыйк, хатлар языйк!
"Яңарыш” – халык газетасы икәнлеген онытмыйк, аның тиражы, укучылары арту өчен
көчебезне кызганмыйк, милли күктә йолдыз булыйк! Шул вакыт милләтебез яшәр,
"милләт яшәсә - без дә яшәрбез”, дигән бер акыл иясе.
"Яңарыш” – яктылык, балкыш китерә торган басма,
егерме ел буе күңелләргә нур, рухи байлык өләшкән иҗади каләм көчен бернинди
золым да, караңгылык та томалый алмас, Аллаһы Тәгалә боерса!
Г.ВӘЛИЕВА.
|