Аны Төмән өлкә милләтләр эшләре комитеты, өлкә мәдәният
департаменты, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге, "Төзүче” милләтләр мәдәнияте
сарае ярдәме белән бергә өлкә татар
Конгрессы үткәрде. Зал халык белән
шыгрым тулы иде. Фестиваль Ә. Миннебаев җитәкчелегендәге "Чимги” фольклор
коллективы егетләре чыгышы белән ачылды. Бәйгене алып баручы "Төзүче” милләтләр
мәдәнияте каршында эшләп килүче татар үзәге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова
милләттәшләребезне жюри рәисе һәм әгъзалары белән таныштырды. Жюрины
Татарстаннан махсус килгән фестиваль кунагы – традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Ф.Җәүһәрова җитәкләде. Төмән,
Тубыл, Ялутор шәһәрләре, Тубыл, Вагай, Яркәү, Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде
районнарыннан килгән коллективлар җиде
номинация буенча дүрт сәгатькә якын ярыштылар. Сиксәннән артык чыгыш
булды. Һәрберсе лаеклы дәрәҗәдә башкарылды. Безнең якташларыбыз бигрәк
талантлы: җырлыйлар да, бииләр дә, оста итеп сәхнә күренешләрен дә күрсәтәләр.
Җюри әгъзалары киңәшкән арада өлкә
Татарстан Республикасының
атказанган артистлары – "Фәридә - Алсу” дуэты гаҗәеп шәп чыгыш ясады.
Моңлы, дәртле тавышлы җырчылар – Фәридә һәм Алсу популяр матур җырларын
төмәнлеләргә бүләк иттеләр.
Сәхнәгә өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе
Р.Насыйров, өлкә милләтләр эшләре
комитеты баш белгече Р.Галимов, Ф.Җәүһәрова күтәрелделәр. Якташларыбызны чын
күңелдән бәйрәм белән котладылар, коллективларга, аларның җитәкчеләренә,
җиңүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Р.Галимов өлкә миллләтләр эшләре
комитеты җитәкчесе Е.Воробьев кул куйган Мактау кәгазен бүгенге проектның төп
авторы - өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе В.Ташкаловага,
Рәхмәт хатларын катнашучылар - Җ.Касыймовка,
Ә.Миннебаевка, Ә.Тимкановага,
И.Рамазановага, С.Сияутдиновага тапшырды. Ф.Җәүһәрова Татарстан
Республикасы мәдәният министрлыгы рәисе А.Сибгатуллин кул куйган Мактау
кәгазьләрен "Шытыр-шатыр”
фольклор-этнографик төркеме
җитәкчесе Г.Габдуллинга, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге директоры Л.Кәримовага тапшырды.
Ниһаять, нәтиҗәләрне игълан
итү мизгеле дә җитте. "Бәетләр,
мөнәҗәтләр” номинациясе буенча - К.Кучковская (Төмән) - беренче, Әлфия
Мөслимова (Вагай районы, Тубызы) - икенчене, Дарига Фәтхуллина (Ялутор)
өченче урынны; фольклор уен кораллары номинациясендә - "Шытыр-шатыр”
фольклор-этнографик төркеме (Төмән районы, Шыкча) - беренчене, "Барбарис”
төркеме (җитәкчесе И.Сафин, Төмән районы, Талымхан авылы) - икенчене, "Чимги”
төркеме (җитәкчесе Ә.Миннебаев, Төмән) өченче урынны; "Хореография”номинациясе
буенча – Җ.Касыймов (Түбән Тәүде районы, Тарман) - беренче, "Күңелле
Янтык” (җитәкчесе Г.Хәкимова, Талымхан) - икенчене, Төмән районы, Акъяр
хореографик төркеме өченче урыннарны; фольклор-этнографик
номинациядә - Түбән Тәүде районы, Тарман
авылының "Саз” фольклор төркеме - беренчене, "Сердәш” фольклор
ансамбле (җитәкчесе Ә.Тимканова, Төмән районы, Каскара), фольклор коллектив (җитәкчесе
С.Әлмөхәммәтова, Вагай районы, Тугыз авылы) - икенче, "Сандугач”
коллективы өченче урыннарны; "Соло-вокал”
номинациясе буенча - Р. Хөснетдинов (Ялутор районы, Аслана) - беренче, Зөфәр
Янгулов (Тубыл) - икенчене, Роза Яхина (Тубыл), Р.Локманова
(Яркәү) өченче урыннарны; "Вокал коллективлар” номинациясе буенча -
"Шаян” ансамбле (җитәкчесе И.Рамазанова, Төмән районы, Талымхан)
- беренче, "Милли моңнар” коллективы (Төмән районы, Ямбай ) - икенчене, "Туган
тел” коллективы (Тубыл районы, Ирек) өченче урыннарны; "Декоратив-кулланма
сәнгать” номинациясендә - Ямбайның "Созвездие” балалар иҗат йорты,
Ямбай мәдәният һәм ял үзәгенең "Оста куллар” түгәрәге (җитәкчесе
Р.Хучәхмәдова) - беренче, ”Этнос”
балалар үзәге (Төмән) - икенчене, декоратив –кулланма сәнгать студиясе
(җитәкчесе Г.Ниязова, Төмән) өченче урыннарны алдылар. Махсус призга Тубылның
мастер-керамисты Н.Маметова лаек булды. Иң өлкән катнашучы 77яшьлек Н.Сагутдиновага
(Тубыл районы) инвалидларның җәмәгать оешмасы вәкиле Рәшит Хәмзин, "Ак
барс” банкы вәкиле Е.Шетюк Җ.Касыймовка, Р.Хөснетдиновка, Г.Шәмсетдиновага
(Тубыл) махсус бүләкләр бирделәр. Оештыручылар җылы кабул итүләре өчен "Очаг”
кафесы хуҗаларына рәхмәтләрен белдерделәр. Икенче ел уздырылган фестиваль бик уңышлы үтте.
Беренче, икенче, өченче урыннарны алучыларның һәрберсе дипломнар һәм бүләкләргә
лаек булдылар. Катнашкан өчен дә аерым бүләкләр бирелде. Беренче урыннарга лаек
булган якташларыбыз быел сентябрь
аенда Самарада узачак "Түгәрәк уен” бөтенроссия фестиваленә китәчәкләр.
Без жюри әгъзасы Вәлимә
Ташкаловадан шушы өлкә фольклоры фестиваленә әзерлек ни рәвешле барганы турында
сорадык.
- Быел өлкә бәйгесенә
сайлап аласы авыррак барды, чөнки
катнашучылар бик күп булды. Бөтен районнардан мөнәҗәт-бәетләр номинациясе
буенча гына да 15 кеше җыелды. Былтыр фольклор-этнографик коллективлардан
"Шытыр-шатыр” гына чыгыш ясаган иде, быел мондый коллективлар бихисап. Күп кенә
балалар фольклоры төркемнәре дә
барлыкка килгән. Киләчәктә
биючеләребезне, баянда түгел, ә нәкъ гармунда уйнаучыларыбызны күбрәк
күрәсе иде, - дип сөйләде ул.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|