Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Сентябрь » 29 » “Ярковские известия”не котлап
11:54
“Ярковские известия”не котлап

"Ярковские известия”не котлап

Редакциябезнең матур традициясе бар.


Без "Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе белән укучыларыбыз янына барып, аларның тормыш-яшәешләре, үзләре, уңышлары, эшләре турында материаллар туплап, аннары барлык укучыларыбызны таныштыру өчен татарлар күпләп яшәгән төрле районнарга еш барабыз. Күренекле якташларыбызны күрү, алар белән сөйләшү, сәләтле яшьләребезнең көй-моңнарын ишетү шатлыгы бүләк иткәнгә милләттәшләребез  безгә чиксез рәхмәтләрен белдереп калалар. Бу юлы, һава торышы да куандырмаганга, газета өчен яңа язмалар әзерләргә дип, редакция әгъзалары белән генә Яркәү районына юл тоттык. Анда безне үз эшләре белән даими таныштырып торучы авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәрит Мөхәммәтҗанов чакырды. Аның белән бергә район җитәкчеләре, Кызылъяр мәктәбе коллективы да хуш күреп каршы алдылар.

Беренче тукталышыбыз әле генә 80 еллыгын каршы алган "Ярковские известия” газетасы редакциясендә булды. Аларны күркәм бәйрәмнәре белән котлап, җәен генә билгеләнгән яңа директор Евгений Петрович Земеров белән танышып киттек. Е.Земеров - Яркәү егете, мәктәп, армия чорын үткәннән соң, Екатеринбургта Урал дәүләт университетының журналистика факультетын уңышлы тәмамлаган. Практикасын туган төбәге газетасында - "Ярковские известия” редакциясендә үткән. Дипломлы белгеч берничә ел Екатеринбург матбугат чараларында эшләп алган. Туган ягы күңеленә тирән урнашып калган күрәсең, аннары Яркәүдә почта начальнигы вазифасына билгеләнгән. Газетаның күптәнге директоры Сәгыйть Әгъзам улы Абдуллин бу яшь, тырыш егеткә күптән игътибар иткән, пенсиягә китәсен уйлап, үз урынына лаеклы алмаш әзерлисе килгән. Башта сынап, күзәтеп йөргәннән соң, үзенә тәкъдим ясарга уйлаган. Евгений Петрович эш тәртибе, коллектив белән танышып, яңа эш урынына күчәргә риза булган. Тәҗрибәле яшь җитәкченең планнары шактый, коллективның яшь, шул ук вакытта күп еллар үз вазифаларына тугрылыклы осталар булуы да куандыра аны. Бергәләшеп район халкын тирән эчтәлекле, бай, объектив карашлы материллар белән куандырырга тырышачакларын белдерде ул. Уңышлар сезгә, коллега, юлларыгыз туры, каләмегез үткен, фикерегез кыю, гомерегез озын булсын!

Г.ВӘЛИЕВА.

Просмотров: 633 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 9
    Гостей: 9
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz