Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Февраль » 4 » ЯРКӘҮНЕКЕ ДӘ ЧИБӘР КЫЗЛАРЫ ҺӘМ УҢГАН ЕГЕТЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
14:16
ЯРКӘҮНЕКЕ ДӘ ЧИБӘР КЫЗЛАРЫ ҺӘМ УҢГАН ЕГЕТЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ



Үткән якшәмбедә Яркәү мәдәният йортында өлкә татар Конгрессы җитәкчелегендә оешкан рәвештә, зур әзерлек белән "Себер йолдызы” һәм "Татар егете” район конкурсы булып үтте. Якты, матур зал тамашачылар белән тулы булды, чибәр кызлар, уңган егетләрне карарга халык  авыллардан да килгән иде. Жюри  рәисе итеп Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Г.А.Фәхретдинова, әгъзалары - мәдәният идарәсе җитәкчесе Н.А.Распопова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Р.М.Насыйбуллин, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.С. Ташкалова, өлкә татар Конгрессының яшьләр департаменты җитәкчесе Ф. Корманов билгеләнде. Сәхнәгә чараны алып баручы җырчылар Руслан Маметов белән Лариса Насыйбуллина чыгып бәйрәм белән котладылар һәм сәхнәгә милли киемдәге 8 кыз, 8 егетне чакырдылар. Алар  башта тамашачыларны сокландырып, парлы бию башкардылар, аннары, алдан әзерләгән слайд-шоу кулланып, үзләре белән таныштырдылар. Алар "сәләтләрне барлау” бәйгесенә әзерләнгән арада экранда татар Конгрессы алып барган чаралар яктыртылды. Әйтерсең, бу юлы яркәүлеләр конкурска махсус бары тик сәхнә йолдызларын гына сайлаганнар. Бурбар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гөлнара Речапова, Маранка авылыннан килгән 19 яшьлек Татьяна Вексенева, 19 яшьлек Кортъегән авылы кызы Яна Вәлиева, Уба авылыннан килгән 11 нче сыйныф укучысы Эдуард Карымовның гитарада уйнап җырлавын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Яңа Кәешкүл мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Денис Айнуллин "Картайма әле, әнкәй” дигән җырны башкарганда залда моңсу тынлык урнашты, 19 яшьлек Тархан авылы егете Рият Вагапов көчле тавышы, сәхнәдә үзен профессиональ артистлар кебек тотуы белән тамашачыларны таң калдырды.

Ә Сорокино мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Эрик Абдуллинның тавышын өлкәдә таныш булган җырчы Р.Маметовныкыннан һич тә аерырлык түгел иде. Рәгес авылы егете Данир Тусмөхәммәтов белән Гөлнара Радулова туган телебездә сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Түре авылыннан килгән Гүзәл Шакурова белән Фәнис Хәлиуллинның парлы биюләрен,  Усть-Тавда мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы  Азалия Таштамированың, Кызылъяр авылы кызы Алина Кучумованың оста биюләре халыкка бик ошады. Ярышлар тәмамланып, жюри әгъзалары җиңүчеләрне сайлаган арада Төмән шәһәреннән килгән "Нур” яшьләр ансамбле (җитәкчеләре Ә.Назыров), шәһәр мәдәният үзәге каршында эшләп килүче "Хыял” ансамбле (Ф.Кәримов) җырчысы Л.Насыйбуллина, Рөстәм һәм Руслан Маметовлар матур чыгышлары белән чарага тагын да ямь өстәде. Җиңүчеләрнең исемнәре билгеләнгәч, жюри әгъзалары сәхнәгә күтәрелеп, яшьләребезне котлап, бүләкләр тапшырдылар. Кызлардан 3 нче урынны Г.Речапова, 2 нче урынны Т.Вексенева алдылар, 1 нче урынга А.Кучумова чыкты. Егетләрдән 3 нче урын Э.Абдуллин, 2 нче урын Д.Тусмөхәммәтовка бирелде, 1 нче урынга Рият Вагапов лаек булды. Ә тамашачылар мәхәббәтен Т.Вексенева белән Д.Айнуллин яуладылар. Гөлниса Адый кызы Фәхретдинова өлкә татар Конгрессына, бәйгедә катнашкан кызлар, егетләргә һәм аларның ата-аналарына, укытучыларына рәхмәтләрен белдерде.

Р.КАНГАЗИНА.


Просмотров: 767 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz