Язның беренче көннәреннән көзге
салкыннарга кадәр авыл кешеләре кыр
эшләре белән мәшгуль. Алар өлкә халкын тукландыру өчен көне-төне тырышып
эшлиләр. Бүгенге көндә кырларда эшнең иң кызган чагы. Хуҗалыкларның кайберләрендә
печән чабалар, икенчеләрендә бәрәңге, яшелчәләрне алалар, терлекләргә комбиазык
хәстәрлиләр, тиздән инде икмәккә дә төшәрләр.
Без Төмән районы, СПК "Ембаевский”
кырларына юл тоттык. Идарәдә производство кооперативы директоры Баязит Хәмит
улы Хәйруллин белән очраштык.
Сезне тырыш,
акыллы, максатчан белгечләр белән таныштырам. Алар хуҗалыкта нәрсәләр
эшләнгәнлеген, алдагы планнар турында тулысынча сөйләрләр, - диде җитәкче.
Баш агроном Илдар Мидхәт улы
Тляшев:
Ямбай-Турай
кырларында 300 гектар бәрәңге, 55 гектар
кишер, 55 гектар чөгендер, 30 гектар суган, 70 гектар кәбестә утыртылды. Кырда
1070 гектар бөртеклеләр чәчелде. Шуның 300 гектары бодай, 300е арпа, 400е солы.
Язын 700 гектар берьеллык үлән орлыгы да сибелде. Бүгенге көндә 720 тонна
кәбестә, 50 тонна чөгендер, 12 тонна кишер, 1,5 тонна башлы суган, 150 тонна
бәрәңге алынды. Печәнне план буенча 900 тонна әзерләргә кирәк.
Оешма өчен
печән тулысынча керде, хәзер авыл халкы өчен чабабыз. Сенаж 7 тонна әзерләнде.
Быел икмәк тә, яшелчәләр дә, бәрәңге дә яхшы
уңган. Техника әйбәт, хәзер уңышны урнаштырырга урын әзерлибез. Яңгырлар
комачауламаса барчасы да яхшы булачак.
Реальләштерү һәм саклау буенча
белгеч Азат Баязит улы Хәйруллин:
Утырткан
әйберләребезнең бөтен төре уңды, әмма реальләштерү бәясе бик түбән. Бүгенге
көндә Төмән кибетләре прилавкаларында продукцияләребез урын алды. Башка
регионнарга, өлкәнең Төньягына да озатабыз. Һава торышы белән генә проблемалар
булмасын.
Баш зоотехник Марат Хәмит улы
Хәйруллин:
Терлек фермасында
40 кеше эшли. Бер сыердан тәүлегенә 16 литр, елына 6 мең сөт савыла. Бер сыер
савучыга 45-50 сыер туры килә. Сөтне Түбән Тәүдегә ИП "Молоко”га, Яркәү районы,
Покровкага "Ясень-огро” оешмасына, Тубыл шәһәре сөт заводына реальләштерәбез.
Ярты көн тотарга ярамый, сөт ачый, ул
сыйфатлы булырга тиеш. Нинди бәя әйтәләр, шул хакка алып барабыз. Хәзер яшеннәр
була, шул сәбәпле электр уты да сүнә. Кышын суык, куркыныч янамый. Җәен сөт азрак реальләштерелә, көзен
стабильләшә.
Менә сыер абзарын реконструкциялибез.
Агачтан ясалгач тиз искерә, 15 елга бер алыштырырга кирәк, инде тимердән эшлибез.
Озак еллар намус белән хезмәт итүче
хезмәткәрләребез бар, алар мактауга гына лаек. Болар – бозау караучылар: Виктор
Бейдель, Мөнирә Айбатова, Хәдичә Хисмәтуллина, Мәдинә Кинзягулова, Валентина
Бузолина. 9 сыер савучы –барысы да яхшы эшлиләр. Терлекчеләр – Таһир Речапов,
Сергей Бузолин. Коллектив дус, ярдәмчел, тырыш. Кышын сыерлар чылбырда тора,
хәзер еракта җәйге "дойкада”.
Тышта кояш кыздыра, бер болыт кисәге
дә юк.
Без белгечләр белән очрашканнан соң
кырга бардык, эшчеләр җиң сызганып эшлиләр иде. Монда татарлардан тыш башка милләт кешеләре
дә бар. Авыл хуҗалыгы илебез өчен кирәкле, стратегик тармак. Табынны икмәксез,
бәрәңгесез күз алдына китереп тә булмый. Боларның барчасын безгә менә шушы
апалар һәм абыйлар җитештерә. Ә аларны кыю, тәҗрибәле, белемле, энергияле
җитәкче җитәкли. Авыр хезмәтләрендә уңыш, көч, дәрт гел янәшә килсен.
Д. ФӘХРЕТДИНОВА.
|