Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Ялуторда Корбан бәйрәме
09:40
Ялуторда Корбан бәйрәме

 

Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән Корбан бәйрәме кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. Ялутор шәһәрендәге матур мәчет гает намазында ишек төбеннән үк тулы булды. Өйлә намазыннан соң, олысы-кечесе яңадан мәчеткә җыелып, бергәләшеп бәйрәм ашын авыз иттеләр. Әле генә ремонт үткәрелгән иман йортында һәркем дус, туган, бердәм иде ул көнне. Мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов (рәсемдә)якташларын, килгән кунакларны бөек бәйрәм белән котлаганнан соң, ремонт эшләрендә ярдәм итүчеләр, бүгенге өстәлне әзерләүдә булышучылар белән таныштырды, аларга рәхмәтләрен белдерде. Мәскәү шәһәреннән килгән "Аргамак” татар яшьләре клубы әгъзасы Азат Галәмшинның да ике корбанлыкка акча бирүе, аларның гаиләләр белән актив тормыш алып барулары, күркәм йолаларыбызны саклаулары турында сөйләде. Шундый актив егетләребез белән безне таныштыруда,  Ялуторда да оешманың филиалын булдырып, үз егет-кызларыбызны берләштерүдә, рухларын баетуда, мәдәниятебезгә тартуда "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Кормановның тырышлыгын билгеләп үтте.


Мәчетне төзекләндерүгә өлкә хөкүмәте, даими спонсор - торак-коммуналь хуҗалык директоры Салих Муса улы Рамазанов зур өлеш кертәләр. Аларның матди ярдәме белән пластик тәрәзәләр, яңа люстралар куела, стена-түбәләр яңартыла. Бу эшләрне башкаруда әйдәп йөрүче мәчетнең хуҗалык эшләрен алып баручы Каюм Яркәев барысын да табу, булдыру ягын кайгырта, үз бурычын намуслы башкара.


Корбан бәйрәмен оештыруда имамга танылган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Кожевникова, Илсөяр Хисамова һәм башкалар булышалар. Бәйрәмгә бирелгән садакалар, алып килгән корбанлыклар белән тулган сый-хөрмәтле өстәлләр тирәсендә яшь егет-кызларның, балаларның күп булуы изге гореф-гадәтләребезнең киләчәге барлыгына, халкыбызның иманы ныгуына, матур сыйфатларыбызны югалтмаячагыбызга дәлил булып тора.


Аннары бергәләшеп милләтләр мәдәният үзәгенә бәйрәмгә багышланган концертны карарга юл тоттык. Анда татар, әзербайҗан, таҗик милләте вәкилләре тамашачыны котлап, музыкаль чыгышлар бүләк иттеләр. "Яшь буын”лылар да сәләтләрен күрсәттеләр. Шәһәр мэры И.Г. мөселманнарның шәһәр тормышында актив катнашуларын, дини бәйрәмнәрнең игелеклелек, бердәмлек, кешелеклелек җепләре белән үрелгәнлеген, яшьләрнең шул рухта тәрбияләнүенә шатлануын белдереп, бәйрәм белән котлады.

Мәчетләргә йөрүебез һәм изге йолаларны үтәвебез белән без әлеге борынгы бәйрәм традицияләрен кадерләп саклыйбыз. Күп гасырлар үтүгә карамастан, бүген дә Корбан бәйрәме, бөтен дөнья мөселманнарын берләштереп, барыбызны да игелекле, сабыр һәм бер-беребезгә карата ихтирамлы булырга өнди.

Г.ВӘЛИЕВА.
Просмотров: 488 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz