2009 нчы елда сынатмадык - Юбилей елыбызда да сынатмабыз, укучыларыбызның ышанычын акларбыз дип ышанабыз! 2010
нчы елның беренче яртыеллыгына гомуми тираж – 3415 данә. Редакция аша
газетаны 59 кеше ала. "Почтамт” мәгълүматлары буенча Тубыл шәһәре,
районы һәм Вагай районында үткән ел 1079 кеше газета алдырган булса,
быел Тубыл шәһәре һәм районында -657, Вагай районында - 440 кеше
язылган. Төмән шәһәрендә - 476 ( үткән ел 407), Төмән районында – 599
(554), Түбән Тәүде районында – 307 (333), Яркәүдә - 451 (426), Ялуторда
– 310 (285), Исәт -23 (21), Заводоуковск – 9 (6), Упорово – 1 (3), Юрга
– 1 (1), Аромаш – 57 (42), Уват – 19 (18). Бу саннардан татар җанлы
милләттәшләребезнең кайда яшәгәннәре ачык күренә. Ә без сезгә Яңа елда
саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез.
Редакция коллективы.
|