8-9 март көннәрендә Төмәннең Төсле бульварында гаять зур
чара – "Ит базары” гастрономик фестивале уздырылды. Мондый ит базарын оештыруга
былтыр сентябрь аенда үткәрелгән "Сөтләр иле” фестиваленә төмәнлеләрнең уңай
бәя бирүләре сәбәп булды. Ул вакытта өлкә хөкүмәте һәм АПК департаменты
адресларына олылар һәм балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм үткәргәннәре
өчен халыктан бик күп рәхмәтләр әйтелде.
Быелгы шушы масштаблы чарада регионның барлык ит
эшкәртүчеләре – кырыклаган предприятие
катнашты. Заманча эшләнгән сәхнәдә өлкә губернаторы В.Якушев чын күңелдән
төмәнлеләрне бәйрәм белән котлады. ЦУМ каршындагы сәхнәдә ике көн буена җирле
артистлар тарафыннан концерт куелды. Төсле бульварның почмакларында нәрсә
барганын күпер формасында экраннан күрсәтеп тордылар. Һәр оешма халыкны
шаккатырырга тырышты. Мәсәлән, 8 мартта
"Ялуторовский” ит комбинаты ике чакрымлы ярты тонналы Бавар сосискасын тәкъдим
итте. 8 данә кисеп кешеләргә тараттылар, бөтен халыкка җитмәде, әлбәттә, чөнки
бу көнне фестивальгә 30 меңгә якын кеше килгән иде. Заводоуковскийның ОАО "Пурагроук”
ике квадрат метрлы койка (холодец) китергән. Аны әзерләүгә 15 килограмм ит һәм
башка азыклар киткән. Ишим ит комбинаты әлегә кибетләрдә булмаган кыздыру өчен
эшләнгән аппетитлы колбасалар; ОАО "Ясень-агро” беренче тапкыр суынган иттән
стейклар тәкъдим иттеләр. Рәт буенча тезелеп барган агач йортларда һәр оешма
үзенең итле азык-төлеген тәмләтте, сатты. Фестивальдә барлыгы 11 тонна тауар
реальләштерелгән. Мәйданның нәкъ уртасында кайда, нәрсә үткәрелүе турында
язылган карта эленгән. Уен мәйданнарында олысы да, кечесе дә көч сынашты. Җылытылган өйләрдә – уку зоналарында зурларга
азык-төлек әзерләү буенча мастер-класслар,”Яшь кулинар” секциясе, балалар өчен
уеннар уздырылды һәм башкасы. Катнашучыларга призлар, шарлар бирделәр.
Төмәнлеләр гаилә белән ихлас күңелдән ял итә алырлык
мондый матур, зур бәйрәмгә бик сагынганнар. Җитештерүченең үз азык-төлеге
турында үзе сөйләүгә, шунда ук әзерләп күрсәтүгә берни җитми! Оештыручылар киләчәктә бәрәңге,
икмәк, балык фестивальләрен үткәрергә планлаштыралар.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
|