Төмән шәһәренең "Төзүче”
милләтләр мәдәнияте йортында себер татарларының исемен, данын күтәреп, җирле
шагыйрьләребезнең шигырьләренә матур көйләр иҗат итүче, үткән гасырның 90 нчы
елларында гөрләп эшләгән "Сәпфир” ансамбле җырчысы Рөстәм Русинның
"Әйтмәгез Себерем хакында” дип аталган юбилейлы концерты булып узды. Соңгы
елларда тормыш мәшәкатьләре аркасында танылган җырчыбызның тормыш юлы мәдәният
дөньясыннан ерагая барды, әмма ул җырлар язудан туктамады. Юбилярны котларга
иҗатташ дуслары, җырларына гашыйк булган тамашачы һәм якыннары килделәр. Котлау
сүзләре белән өлкә милләтләр эшләре комитеты белгече Р.Насыйбуллин, өлкә
милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Т.Мирасов, "Этнос” балалар иҗаты
һәм гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе урынбасары Р.Фәйзуллина чыгыш
ясадылар.
Алар Р.Русинның өлкә татарлары мәдәниятен үстерүдә башкарган хезмәте
турында сөйләп, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләделәр. Җирле шагыйрь З.Акбүләков
юбилярга багышлап язган шигырен укыды, радиоспорт буенча дөнья чемпионы
З.Низамов күренекле якташыбыз Х.Якин исемендәге Диплом тапшырды. Шәһәр мәдәният
үзәге җырчылары (җитәкчесе Л.Кәримова), "Дуслык” халык ансамбле
(Х.Мирхәйдәров), "Рамай” фольклор ансамбле (К.Кучковская), Ч.Акъярлы Р.Русин
язган җырларны, Тува Республикасының атказанган артисты Г.Әминов белән В.Камалова бик матур биюләр
башкардылар. Аларга легендар җырчыбыз үзе дә кушылды. Җырлаганда аның
күзләрендә яшь тамчылары мөлдерәде. Бигрәк тә әнисенең 75 яшенә бүләк итеп
махсус К.Кучковская шигыренә язылган җырны башкарганда, ак яулыклы әнисен
кочагына кысып рәхмәт сүзләре әйткәнендә, башына чал кергән ир-егет күңел
ярсуын тыя алмады... Кайчандыр мәдәният өлкәсендә бергә эшләгән дуслары да
сәхнәгә күтәрелеп изге теләкләрен юлладылар. Ф.Хәкимов: ”Өлкәдә чын талантлы
шәхесләребез бик күп. Соңгы елларда иҗат кешеләренең читтә бәргәләнеп
йөрүләренә күңелләр сыкрана. Без аларны читкә кагарга тиеш түгелбез. Өлкә татар
мәдәният үзәге ябылганнан соң, Рөстәм дә үзенең иҗатын куллана алмый. Бу
көннәрдә шәһәр татар мәдәният үзәге ремонттан соң ачылырга тора. Аңа шунда
кайтып иҗат итәргә кирәк. Без бердәм булып эшләгәндә генә мәдәниятебезне,
телебезне, йолаларыбызны, тарихыбызны саклап кала, үстерә алабыз”, - диде. Ә
Р.Русин залдагы халыкны күреп, әлегә үз тамашачысын югалтмаганына инанды.
Безнең белән булган әңгәмәдә ул: "Бүгенге кичә һич тә иҗатыма йомгак ясау
түгел. Мин бүген дә яңа көйләр дәрьясында йөзәм, алар тиздән яңа җырлар булып
дөньяга туачаклар”, - диде. Без аңа
төшенкелеккә бирелмичә алга барырга, иҗат чишмәсе саекмыйча, гел ташып
торсын дигән теләктә калабыз.
|