Екатеринбургта халыкара инновация һәм промышленность күргәзмәсе булды. Анда Россия Федерациясенең Урал, Себер фәнни коллективлары һәм предприятиеләре катнашты. Безнең регионны Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты тәкъдим итте. Ул нефть промышленносте өчен кадрлар әзерләү буенча уку мәйданын күрсәтте. Күргәзмәдә “Газтурбосервис”, “Тюменьагромаш” предприятиеләре дә үз әйберләрен китергәннәр. ”Урал Промышленый - Урал Полярный” регион проекты турында стенд төзелгән.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.